Татарстанда зур тизлектә хәрәкәт иткән җиңел машина әйләнеп капланган, йөртүче үлгән

Кичә Татарстан Ютазы районында юл-транспорт һәлакәтендә 24 яшьлек егет үлгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» автомобиле белән идарә итүче 24 яшьлек егет иминлек тизлеген сайламаган, юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнеп капланган. Моннан тыш, йөртүче иминлек каешын да эләктермәгән һәм автомобильдән чыгып очкан. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Госавтоинспекция иминлек каешын куллану гомерне саклап калуын искәртә.

 


Фикер өстәү