«Мамадыш урманында дистәләгән аю бергәләп йөри»: «ВТ» хәбәрчесе ачыклык кертте (ВИДЕО)

Ватсап төркемендә шаккатыргыч видео таралды. Анда дистәләгән аю урманда йөри.

Мамадыш районының Соколка урманчылыгы дип, әлеге видеога «ачыклык» та керткәннәр.  «ВТ» журналисты бу хәлне белеште. Аюлар Татарстанныкы түгел икән.

— Ватсап хәбәрләренә бөтенләй ышанырга түгел. Безнең урманда мондый хәл юк. Агачларына карагыз. Бездә нарат үсә, – ди Мамадыш районының Соколка урманчылыгы җитәкчесе Рәкыйп Ибәтуллин.
Башка урманчылардан да белештек. Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев та: «Аюлар безнеке түгел, курыкмагыз», — ди. Баксаң, әлеге видео ватсапта ике атна йөри икән инде.


Фикер өстәү