«Риба алу – 17 тапкыр зина кылу белән бер»

Яшерен-батырын түгел, кредитлы-бурычлы заманда яшибез. Әмма ислам динендә процентлап, ягъни арттырып түләү шарты белән бурычка акча, фатир, машина һәм башка милек сатып алу хәрам гамәл санала. Шул рәвешле, дини күзлектән караганда, ипотека, кредит, «рассрочка» дигән төшенчәләргә карата да шик туа.

 Фатирда вакытлыча яшәп тору ипотека алуга караганда дин буенча кулайракмы? Риба нәрсә ул? Бурыч тозагыннан котылу өчен нишләргә?

 Башкаланың «Мәрҗани» мәчетеннән Ансар хәзрәт Мифтяхов белән шул хакта сөйләштек.

 – Хәзрәт, нәрсә ул риба?

– Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Риба  ул – процент. Ягъни процентка акча биреп тору яисә алу. Әҗәткә акча биргән вакытта кеше шул акчаны кире кайтарган вакытта күпмедер күләмдә артыграк акча таләп итә икән, бу бәндә рибага кергән була. Процент сораган кеше дә, арттырып түләгән кеше дә гөнаһлы санала. Әйтик, 2 мең сум акчаны бер атнадан соң 2500 иттереп кайтар, дисә, 500 сумы риба саналачак.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Бер дирһәм риба алу яисә бирү Кәгъбәтуллаһ янында газиз анасы белән 17 тапкыр зина кылу белән бер», – дип кисәтә. Ягъни риба – зинадан да зуррак гөнаһ. Нинди генә җирлектә яшәсәк тә, бу хәрам гамәлдән ерак булу кирәк.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә риба хакында менә ни ди:

«Риба ашаучылар ахирәттә шайтан зәхмәте суккан кеше кебек торыр. Аларның бу хәле «Сату-алу да нәкъ риба кебек бит», – дигәннәре өчен. Хәлбуки, Аллаһы Тәгалә сату-алуны, сәүдәне хәләл кылды, ә рибаны хәрам кылды. Әгәр берәү Раббысы тарафыннан үгет-нәсыйхәт килеп ирешкәч тыелса (риба ашаудан туктаса), элек кылган рибасы гафу ителер һәм аның эше Аллаһы хөкеменә тапшырылыр. Кем кабаттан риба алса, ул җәһәннәм әһеле булып, анда мәңге калыр. Аллаһы Тәгалә рибадан бәрәкәтне ала, сәдаканы исә үстерә». (Бәкара, 275–281)

– Ислам динендә ипотека тыела, дибез. Үз куышын булдырырга теләүчеләргә нишләргә соң? Гомер буе арендалап тору да мөмкин түгел бит. Димәк, ипотекага алган фатирда яшәгән кеше гөнаһлы булып чыгамы инде?

– Ислам динендә ипотека тыела. Үз куышын булдырырга теләүчеләргә шуны әйтәсе килә: хәзерге көндә шәригатьчә эшләп килүче банклар бар. Алар махсус хезмәтләр тәкъдим итә, хәләл ипотека бирәләр.

Әгәр ипотекага алган фатирда яшәүче шәригатебездә моның тыелган гамәл икәнен белмичә алган икән, иншә Аллаһ, Аллаһы Тәгалә үзе кичерер. Бу – белмичә кылынган гамәл, белмичә эшләнгән эш. Әмма белә торып алсак, гөнаһлы булу да мөмкин. Хәләл ипотекага күчсәләр, хәерле.

– Безнең илдә кредитсыз яшәү мөмкин хәл түгел. Анысы да – хәрам. Кешегә нишләргә соң?

– Кредит алу мәсьәләсенә килгәндә, аларны да дини яктан чишү ысуллары бар хәзер. Бу эшләрне хәләл банкларга тапшырырга мөмкин. Кредит сорап, банкка мөрәҗәгать иткәнче, бәлки, хәллерәк туганнардан, дуслардан акча алып тору кулайрак булыр. Банкка акча түләп торганчы, туганыңа, дустыңа бирү күпкә хәерлерәк. Процентсыз, үз вакытында кайтару шарты белән, билгеле.

Аллаһы Тәгаләнең динен хаталы дип танырга кирәкми. Болай яшәп булмый, болай мөмкин түгел, димик. Аллаһы Тәгалә рибаны тыйган икән, бу юкка түгел. Һәрбер эшебез гамәл дәфтәренә язылып бара, барысы өчен дә җавап бирәсе.

– Ә «рассрочка»дан (кичектереп түләү) файдаланырга рөхсәт ителәме?

– Кичектереп торуны шәригатебез рөхсәт итә. Әйтик, кеше кибеттән 5 мең сумлык товар ала да кибет белән килешү төзи. Шушы биш меңне, мәсәлән, биш айга бүлеп, берәр мең итеп шул аралыкта кайтарам дип килешсәләр, бу рөхсәт ителгән гамәл булыр.

– Бурыч йөгеннән котылу өчен дога юкмы?

– Түбәндәге догаларны укырга мөмкин.

Аллаһүммә инни әгүзү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл.

Мәгънәсе: Әй Аллаһым! Мин, тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам.

Әллаһүммә раббәс-сәмәәүәәти вә раббәл-әрдый вә раббәл-гаршил-газыыйми раббәнәә вә раббә күлли шәй ин. Фәәликул-хәбби вәннәвә вә мүнзиләәт-тәүраати вәл-инҗиили вәл-фуркаан. Әгүүзү бикә мин шәрри күлли шәй ин әнтә әәхыйзүн бинәәсыйәтиһ. Әллаһүммә әнтәл-әүүәлү фәләйсә кабләкә шәй үн. Вә әнтәл-әәхыйру фәләйсә бәгъдәкә шәй үн. Вә әнтәз-зааһиру фәләйсә фәүкакә шәй үн, вә әнтәл-бәәтыйнү фәләйсә дүүнәкә шәй үн. Икъдый гәннәд-дәйнә үә әгънинәә минәл-фәкъри.

Мәгънәсе: Аллаһым! Әй, күкләрнең, җирнең һәм бөек тәхетнең Иясе! Әй, безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! Әй, орлыкларны тишелдерүче һәм Тәүратны, Инҗилне һәм Коръәнне иңдерүче бөек Аллаһы! Һәр төрле начарлыклардан Сиңа сыенамын. Элек − Синсең. Синнән элек һичбер нәрсә юк иде. Соң – Синсең. Синнән соң да һичбер нәрсә булмаячак. Син ачыксың. Синнән өстен бернәрсә юк. Синнән бөек һичбер нәрсә юк. Әй Раббым! Безгә бурычларыбызны түләргә ярдәм ит һәм безне фәкыйрьлектән коткар.

Әллаһуммә әкфини би хәләликә ган хәрәмик вә әгънини бифадликә гаммән сивәк.

Мәгънәсе: Әй, Аллаһым, син биргән хәләл ризыклар син биргән хәрам ризыклардан мине ерагайтсыннар иде. Әй, Раббым, кешегә мохтаҗ булмыйча, кешедән ярдәм сорамыйча, синнән генә ярдәм сорасам иде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү