Син икәнсең, Тормыш, исәнме! «Татнефть»нең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиясен кемнәр алды?

Бу көннәрдә Татарстанның Милли китапханә сәхнәсе шигъри моңга күмелде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне быел беренче тапкыр Казанда тапшырдылар. Моңа кадәр ул Әлмәт шәһәрендә уза иде.

Тантананы үткәрү урынын Казанга күчерүләре юкка гына түгел. Быел – Татарстан өчен дә, «Татнефть» компаниясе өчен дә зур юбилейлар елы.  Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга – 80 ел, дөньядагы иң эре нефть ятмаларының берсе булган Ромашкино ятмасыннан нефть фонтаны бәреп чыгуга 75 ел тулды. Быелгы тантана да әнә шул бәйрәм программасы кысаcында узды.

Башкортстан якларында туып-үссә дә, Саҗидә Сөләйманованың гомере Әлмәттә узган, кабатланмас әсәрләре дә нәкъ менә нефть каласында иҗат ителгән. Шуңа да әлмәтлеләр аны якын итеп, үзебезнеке дип атый. Шәһәрдә бөек шагыйрәнең исемен мәңгеләштерүгә зур игътибар бирелә. Бүген нефть каласындагы бер урам белән китапханә аның исемен йөртә. 2006 елдан исә «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшырыла башлый.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яшерми: башлаганда әлеге премия шундый зур колач алыр дип күз алдына да китермәгәннәр.

–  Олы шагыйрәбезнең исемен шулай мәңгеләштерү фәрештәләрнең «амин» дигән чагына туры килгәндер. Булмаганны күтәреп булмый. Саҗидә апаның шигырьләре – татар исән чагында татар күңелендә мәңге яши торган шигырьләр. Андый кешенең исемен байрак итеп күтәрсәң дә горурлык, – ди әдип.

Гомер буе каләм чарлаган шагыйрь өчен иҗатының үзеннән соң да сүнмәве – зур бәхет. Саҗидә Сөләйманова да әнә шул бик сирәк бәхетлеләр рәтендә. Дәрәҗәле премияне унҗиде ел рәттән нәкъ менә октябрь аенда тапшырып килүләре дә юкка түгел. Быел 3 октябрьдә Саҗидә Сөләймановага 97 яшь тулган булыр иде. Шул рәвешле күренекле шагыйрәнең туган көне ел саен үзенә күрә бер шигырь бәйрәменә әйләнә. Быел да сәхнәдән шагыйрәнең үлмәс шигырьләре, алар көйгә салынган җырлар яңгырады. Фойеда Саҗидә Сөләйманованың 1963 елдан бирле дөнья күргән китаплары урын алган, шунда ук шагыйрьләр өчен «ирекле микрофон» булдырылган иде.

«Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, «Татнефть»нең хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев фикеренчә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиянең дәрәҗәсе дә елдан-ел арта бара.

– Премия ияләрен билгеләү елдан-ел авырлаша. Чөнки аңа дәгъва кылучылар күп һәм барысы да – әлеге бүләккә лаек шәхесләр. Бу Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкнең дәрәҗәсе хакында сөйли, – ди ул.

Әлеге премия ел саен өч өлешкә бүлеп тапшырыла. Жюри иң яхшы дип тапкан 6 кешегә (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) премия бирелә, әдәбият өлкәсенә яңа аяк басучы 10 студентка исә ел буе стипендия түләнә. Быел төп премиянең күләме дә 150 мең сумга җиткерелгән. Кызыксындыру бүләгенә лаек булган каләм тибрәтүчеләрнең һәркайсына исә 75 мең сум күләмендә премия тапшырдылар.

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге төп премиягә лаек булучылар арасында танылган шагыйрә Йолдыз Шәрәпова да бар. Бүген аның 20 китабы дөнья күргән. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә исә балалар өчен язылган «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы өчен лаек булган ул. «Саҗидә апаны безгә әле ачасы да ачасы. Аның шигырьләре Коръән кебек. Шундый тирән алар», – ди шагыйрә.

Дөрестән дә, Саҗидә Сөләйманова шигырьләренең һәр юлында һәркем күңеленә салып, үз язмышы аша кичерә торган хис-тойгы, вакыйгалар урын алган. Бигрәк тә гүзәл затларга аваздаш алар. Шуңа булса кирәк, шагыйрә исемендәге премия ияләренең дә күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә.

Чаллыда яшәп итүче яшь шагыйрә, Белла халыкара премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина – Саҗидә Сөләйманова исемендәге иң беренче премиягә лаек булучыларның берсе. Премия әле яңа тапшырыла гына башлаган елны КДУда 1 нче курста укыган чагы була аның.

– Саҗидә Сөләйманованың иҗаты һәм аның исеме минем белән гел янәшә бара. Саҗидә апаның иҗаты – гомер узган саен кайтып укый торган шигърият. Гомернең кайсы чорында да актуальлеген югалтмый. Чөнки ул –кеше тормышы, кеше күңеле турындагы олы шигърият, – ди шагыйрә.

Кабатланмас әсәрләре белән халык күңелен яулаган шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың иҗаты киләчәктә дә кайта-кайта өйрәнелер әле. Оештыручылар аның исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән премияне дә камилләштерергә җыена. Киләчәктә премияләр ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр биреләчәк. Аның акчалата кыйммәте дә шактый артачак, дип ышандыралар.

Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе:

– Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия кебек чаралар ярдәмендә иҗат әһелләре, аларның осталыгы, каләм осталыгы аша укучыны телнең матурлыгына тартып кертә алабыз икән, димәк, без телебезне саклыйбыз дигән сүз. Биредә алар җиңүчеләрне билгеләп кенә калмыйлар. Яшь каләм ияләренә үсеп китү өчен махсус стипендияләр булдырып, аларны куәтләп, үстереп тә торалар. Гомумән, «Татнефть» никадәр колачлы, игелекле гамәлләр башкара. Компаниянең хәйрия фондының «Рухият» программасы үзе генә дә никадәр социаль проектларны тормышка ашыра. Саҗидә апа Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасының Казанга күчүе – ул әле безнең башкалабыз өчен дә матур үрнәк. «Рухият» кебек программаларны булдырырдай җитәкчеләребез кирәк. Халкыбызның киләчәген без милли рухыбызны баета барып кына саклый алабыз. Бу эшләребез дәвамлы булсын.

2023 елгы Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия ияләре:

Лауреатлар:

Алена Кәримова (Казан) – татар теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән «Птица сердца» шигырьләр җыентыгы («Яз» нәшрияты, 2022) өчен;

Йолдыз Шәрәпова (Казан) – балалар өчен язылган «Сәяхәтче чемодан» – «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2018) өчен;

Минзифа Әхмәтшина (Әлмәт) – «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы («Рухият» нәшрияты, 2019) өчен.

Кызыксындыру бүләге:

Гөлнур Айзатуллова (Буа) – «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы (Идел-Пресс, 2022) өчен;

Илдус Диндаров (Нурлат) – «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2020) өчен;

Ольга Овчинникова (Казан) – балалар өчен «Зеленый ёж» дип аталган шигырьләр һәм әкиятләр җыентыгы («Плутон» нәшрияты, 2022) өчен.

Стипендиатлар:

– Руфия Мортазина – А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасы;

– Илмир Газизов – А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасы;

– Алинә Закирова – Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты;

– Ландыш Гобәйдуллина – Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты;

– Дарина Мороз – Әлмәт дәүләт нефть институты;

– Екатерина Мершина – Әлмәт дәүләт нефть институты;

– Виктория Обручникова – Түбән Кама педагогика көллияте;

– Полина Валова – Әлмәт политехникумы;

– Алинә Гыймадиева – Әлмәт медицина көллияте;

– Полина Яковлева – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү