2024 елда кайсы айларда отпуск алу отышлырак икәнен әйткәннәр

Июль, август һәм октябрь 2024 елда ял итү өчен иң отышлы айлар булачак. Тик ялны алдан планлаштырырга кирәк, дип сөйләгән РИА Новостига Travel МТС сервисының коммуникацияләр буенча директоры Сергей Становкин.

«Биш көнлек графиклы эштә эшләүче хезмәткәрләргә иң күп эш көннәре булган айларда отпуск алу отышлырак. 2024 елда июль, август һәм октябрь шундый айлар булачак», – диде Становкин.

Гыйнвар яки майда каникуллар һәм дәүләт бәйрәмнәре аркасында эш көне уртача «кыйммәтрәк» һәм бу айларда отпуска алу отышлы булмаячак, диде.


Фикер өстәү