Бер ана ике ай эчендә ике юлын югалткан

Кировскида бер гаиләдә зур фаҗига. Җирле яшәүче Наталья Середина — ике егетнең әнисе. Соңгы ике ай эчендә ана кеше ике баласын да югалткан.

Алексей Новак — Натальяның өлкән улы. Аның гомере 2023 елның 20 августында өзелә. Үләренә бер ай кала аңа 30 яшь тулган.

Шуннан соң гаиләгә тагын бер бәхетсезлек килә: аның кече улы Александр эзсез югала. 6 октябрьдә ул кунаклардан чыга, ләкин өйгә кайтып җитми.

Аны эзләү белән волонтерлар, туганнары һәм битараф булмаган кешеләр шөгыльләнгән, әмма нәтиҗәсе — аянычлы Егетне үле килеш табалар. Волонтерлар үлем сәбәпләрен күрсәтми.

Ана кеше ике ай эчендә ике югалта. Аны бердәнбер таянычы — оныгы Артем.


Фикер өстәү