Татарстанда, һава торышы начараю сәбәпле, кисәтү игълан ителгән

Татарстанда, һава шартларының бозылуы сәбәпле, синоптиклар кисәтү игълан иткән. Республикада 20сеннән 23 ноябрьгә кадәр явым-төшем күләме ярты айлык норманы тәшкил итәргә мөмкин.

Бүген һәм иртәгә республикада юеш кар, карлы-бозлы яңгыр көтелә. Юлларда – кар көртләре, бозлавык.
Чәршәмбе – 22 ноябрьдә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил, кар-буран булыр дип фаразлана. Пәнҗешәмбе – 23 ноябрьдә дә кар-буран һәм көчле җил.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте искәртеп үткәнчә, һава торышы начараю, көчле бозлавык хәвеф-хәтәр белән янарга мөмкин. Шуңа күрә бик кирәк булганда гына урамга чыгу, машина йөртүчеләргә шәһәр-авыллардан читтәге сәфәрләрне кичектереп тору киңәш ителә.


Фикер өстәү