Хезмәт хаклары узыштан туктый

 Bloomberg Economics, Россия икътисады үзенең үсеш мөмкинлекләрен файдаланып бетерде, дип саный. Көнбатыш белгечләренә ышансак, 2024 елның III кварталында үсеш темплары 0 процентка калачак, ә IV кварталда тискәре якка китәчәк. Моның төп сәбәбе итеп төп ставканың июньдәге 7,5 проценттан 15 процентка кадәр күтәрелүен күрсәтәләр. Кредитлау кимер, диләр. Төп ставканың әле тагын да күтәрелү ихтималлыгы зур булуын искә алсак, Bloomberg фаразлары тормышка ашарга да мөмкин. Чит ил белгечләре оборона тармагы һәм эшкәртү предприятиеләре үзләрен яхшырак хис итәр дип саный.

 Россиянең үз белгечләре, киләсе елда хезмәт хакларының быелгы кебек узышы булмаячак, дигән фикер әйтә. Бизнесның ресурслары бетә, диләр алар. Сентябрьдә инде реаль хезмәт хаклары үсеше темпы 7,2 процентка калган, августта ул 9,5 процент булган. Номиналь хезмәт хаклары сентябрьдә, еллыкка күчереп исәпләгәч, 13,6 процент кына булган. Августта ул сан 15,1 процентка тигез. Реаль хезмәт хакы номиналь хезмәт хакыннан инфляцияне алып ташлап исәпләнә. Бәйсез белгечләр реаль инфляция темплары рәсми инфляциядән ике тапкыр күбрәк дип саный. Алар күзлегеннән карасак, реаль хезмәт хакы үсеше бик сизелми дә әле. 

 Икътисадый үсеш министрлыгында 2024–2026 елларда номиналь хезмәт хаклары үсеше – 7,7 процент, ә реаль хезмәт хакы үсеше 2,5 процент тәшкил итәр дип исәплиләр. Инфляция Үзәк банк фаразлаган кысада булса инде. Әмма акча ел саен рәсми фаразга караганда күбрәк очсызлана.

Белгечләр әйтүенчә, югары квалификацияле эшчеләргә мохтаҗ булган предприятиеләр аларны тиз генә әзерли алмыйлар. Шуңа күрә аларны югары хезмәт хаклары белән кызыктырып «ау»ларга туры килде, ягъни квалификациягә ия булучылар түбән хезмәт хакы түләнә торган урыннарны ташлап, югары түләүчеләргә китте. Нигездә оборона заказын үтәүчеләргә күчү барды. Бу юл белән эшчеләр аулаганда, хезмәт җитештерүчәнлеге үсми, чөнки аның өчен модернизация кирәк, инвестицияләр таләп ителә. Шул сәбәпле окладлар арттыру процессы түбәгә төртелә һәм төгәлләнә. Белгечләр: «Һәрвакытта да кредит бәясе белән хезмәт хакы үсеше үзара бәйлелектә тора. Кредит кыйммәтләнгәндә, хезмәт хакын киметү үзкыйммәтне киметүнең бердәнбер юлы булып кала, комплектлаучы детальләр бәясенә йогынты ясый алмыйлар бит», – диләр.

                            Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү