"Зенит-Казан" Мәскәү "Динамо"сын волейбол буенча Россия Кубогы финалында җиңде (3: 1). Казанлылар 12 нче тапкыр ил Кубогы ияләре булды.
Соңгы ун елда Россия Кубогы ярышларында Казан волейболчылары турнирны тугыз тапкыр отты. Бу арада бары тик Мәскәү "Динамо"сы гына титулны ала алган - 2020 елда. "Зенит-Казан" өченче сезон рәттән ил Кубогын ота.
Киләсе матчта казанлылар 29 декабрьдә Оренбург шәһәрендә Суперлига чемпионаты кысаларында "Нефтяник"ка каршы уйнаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез