Яңа ел төненнән соң гадәти тормышка ничек кайтырга? Табиб киңәшләре

Яңа ел төненнән соң да тормыш бар! Белгечләр көтеп алган бәйрәм кичендә шул хакта да истән чыгармаска киңәш итә. Организмга зыян салмыйча, гадәти тормышка кайтуның да рәте бар, ди алар. Алдан хәстәрен күрү бу очракта да артык түгел, кыскасы.

Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина шул уңайдан киңәшләр бирде.

  1. Яңа ел төнендә артыгын ашап ташлаган булсагыз, 1 гыйнвар көнне ризыктан тыелып тору хәерле. Ашказанына тагын да зуррак зыян килмәсен өчен, тамагыгыз ачкач кына ашарга тырышыгыз. Тамак ачсын өчен исә 15–20 минут саф һавада йөреп керү дә җитә. Моннан тыш, ул баш авыртуын да баса.
  2. Ашказаны эшләп китсен өчен, иртән торуга бер стакан җылы су эчеп куярга кирәк. Алдагы көнне исерткеч эчемлек кулланган кешегә көн дәвамында күпләп чиста су эчәргә кирәк. Җиләкләрдән ясалган морс, минераль су, лимонлы су да ярдәм итәчәк.
  3. Әрәм булмасын дип, Яңа ел өстәленнән калган салатларны да ашарга ярамый. Чөнки салатлар, күп дигәндә бер тәүлек кенә сакланырга тиеш. Өстәвенә, аларны ясаганда кулланылган майонез, соуслар микробларның үрчүен тизләтә. Шуңа күрә Яңа ел табынына дип алдан ясап куелган салатны ашап агуланырга да мөмкин.
  4. Ашказаны акрынлап гадәти ризыкларга ияләшсен өчен, бәйрәмнән соң күбрәк яшелчә, яшел тәмләткечләр ашарга кирәк.
  5. Яңа ел төнендә мулдан ашаганнан соң кисәк кенә диетага утырырга да ярамый. Бу организм өчен икеләтә стресс булачак. Ашкайнату системасы белән проблемалар да башланырга мөмкин.
  6. Махмырдан тилмергәндә порошок рәвешендәге сорбент яки активлаштырылган күмер эчәргә кирәк. Аннан соң күпләп су эчеп, ярты сәгать – бер сәгать дәвамында берни ашамыйча тору хәерле.
  7. Яңа ел табыныннан соң ашказаны, эчәклек эшчәнлеге бозылса, гадирәк ризык ашарга кирәк. Майлы, ачы ризыклар, әзер соуслар ашаудан тыелып тору хәерле. Йокларга ким дигәндә өч сәгать кала ашаудан тыелып торырга кирәклеген дә онытмагыз.
  8. Массаж алу да зыян итмәс.
  9. Әгәр ашказаны-эчәк системасында хилафлык сизсәгез, баш авырту, хәлсезлек, күңел болгану борчыса, җиңелчә бушану диетасына утырып алу да комачауламас. Ул кечкенә порцияләр белән җиңелчә аш, сыек ботка, кош итенә, балыкка өстенлек бирүдән гыйбарәт.

 


Фикер өстәү