Хәзер ризык үзе «килә», барып аласы да юк

Аяк ардырып йөрисе дә юк, ризык хәзер үзе «килә». Өйгә ризык, азыктөлек китертү шәһәр халкы (хәтта кайбер районнарда да) өчен көннәнкөн табигый күренешкә әйләнеп бара. Бу хезмәткә ихтыяҗ ни өчен зур? Китереп бирү хезмәтеннән күбрәк кемнәр файдалана? Шул сорауларга җавап эзләдек.

Вакыт кадере

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә эшләүче медицина хезмәткәре Искәндәр Нурмиев китереп бирү хезмәтеннән бик теләп файдалана. Әмма җиләк-җимеш, яшелчә сатып алу өчен кибетләргә, махсус сату нокталарына йөри икән.

– 2–3 ел инде кибетләрдә продукция эзләнеп йөргәнем юктыр. Бәхәссез, бәяләре бераз гына кыйммәтрәк булса да, китереп бирү хезмәте кеше өчен кадерле вакытны янда калдырырга булышуы белән отышлы. Чиратта да тормыйсың. Әзер ризыклар сыйфатлы була, җылытып алдың да ашадың, бик җайлы. Ә менә җиләк-җимеш, яшелчәләрне кибетләрдән китертмим, махсус сайлап, тәмләп карап сатып алырга яратам. Ит, йомырка ише нәрсәләрне дә кибеттән алмыйм, авылдан алып киләм, – ди ул. – Тизлеге, сайлау мөмкинлеге зур булуы белән отышлы ул китереп бирү хезмәтләре. XXI гасырда онлайн сәүдә һәркем өчен актуаль. Коронавирус чорында алар популярлык казанды һәм шул популярлыкны югалтмый.

Башкала читендәге Константиновка бистәсендә яшәүче өч бала анасы Диләрә Гыйбадуллина да өйгә азык-төлек китереп бирү хезмәтен бик хуп күрә.

– Машинада йөри белсәм дә, өч бала белән иркенләп азык-төлек кибетләренә чыгам димә. Эштән арып кайта торган иремә дә һәрвакыт мөрәҗәгать итеп булмый инде. Шуңа күрә айга 3–4 тапкыр өйгә китертү хезмәтеннән файдаланам. Кайчагында продукция күләме 25 килога да җитә. Бик ялкауланган вакытта, әзер ризык та китертәм. Моның ояты юк, – ди ул. – Хәзер вакытның һәркем өчен дә кадерле чагы. Ә азык-төлек бәяләре ничек «тешли»! Каядыр җыенып чыгып, бензин ягып йөрүеңне дә кушсаң, үзеңнең кадерле вакытыңны да өстәсәң, никадәр чыгымлы икәнен чамаларга була. Кибетләр төрле промокодлар, ташламалар тәкъдим итеп торганда, заказ биреп китертү күпкә отышлырак та чыга әле.

Ялкаулык та курьерларга мөрәҗәгать итү сәбәбе булырга мөмкин. Казанда яшәүче Алия Зиннурова шулай ди әнә. Әлегә ялгызы гына яшәүче кызның плитә кырыенда басып торырга әллә ни теләге дә, вакыты да юк. Көндез белем эстәсә, кич эшли.

– Аларны чакырта-чакырта, тәҗрибә арткан саен, өйгә продукция китертүнең отышлы яклары да табыла. Әйтик, банк картасына бонуслар «тама», заказ биргәндә, ташламалы промокодлардан файдаланырга була. Аннан соң, бик-бик тәмле ризык ашыйсы килгәндә, аны әзер килеш китертү фәлән сумга продукция җыеп пешерүгә караганда очсызрак та, җайлырак та була бит. Тик бу кагыйдә күбрәк үзе генә яшәүчеләргә яки балалары булмаган гаиләләргә кагыладыр. Хәзер бит кафе-рестораннарда да курьер хезмәте популяр. Кыскасы, курьерларга да, китереп бирү хезмәтен уйлап чыгарган кешеләргә дә мең рәхмәт. Ялкауланган чакларда да, мең эш мең якка ярылып яткан вакытларда да гел ярдәм итәләр. Алар тормышны җиңеләйтә.

Кибеттән өйгә

Яна бик танылган азык-төлек һәм ризык китерү хезмәте курьеры булып эшли. «Кыз башың белән курьер булып эшлисеңме?» – дигән сорауны еш ишетә ул. Янәсе, эшмени бу? Янаның хезмәтенә карата фикере мондый:

– Мин эшемнең бары тик уңай якларын гына күрәм. Яратып башкарам, әйбәт итеп түлиләр дә әле өстәвенә. Безнең арада, бик беләсегез килсә, аниматор да, юрист та, фотограф та, фән кандидатлары да бар. Кайчан, ничә сәгать һәм кайда эшләвемне мин үзем сайлыйм. Җитәкчегә җайлашырга кирәкми, җомга яисә яллар җиткәнен зарыгып көтмим. Үземә-үзем хуҗа.

Сүз дә юк, курьер булып йөрүнең дә кыенлыклары җитәрлек.

– Физик яктан авыррак. Ерак йөрергә дә туры килә. Җәен самокат кулланам. Андый вакытта еш кына җәяүлеләргә дә, юлдагы машиналарга да сүгенеп куйгалыйм. Чөнки күп очракта алар да игътибарсызлык күрсәтә, кагыйдәләрне санга сукмый, бик тупас кылана, – ди Яна. – Сер түгел, курьер булып эшләвеннән оялучылар безнең арада да бар. Әмма мин андый түгел. Нинди эш тә – хезмәт.

(акцент!) «ГородРабот.ру» хезмәте мәгълүматларына ышансаң, Казан курьерларының уртача хезмәт хакы – аена 68 мең 593 сум. «Курьер кирәк» дигән вакансияләрдә исә иң еш очрый торган сан – 45 мең сум.

– Шул саннар арасында тирбәлә минем хезмәт хакы, – дип сер йомгагын чишми калдырды Яна да.

Чулпан НигъмәтҗановаГәрәфиева, психолог, арттерапевт:

– Психология күзлегеннән караганда, китереп бирү хезмәтенә ихтыяҗ артуны җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйләргә була. Кешенең фикерләү рәвеше, тормышка карашы, кеше үзе үзгәрә. Замана кешесе хәзерге көндә буш вакытын оптимальләштерергә омтыла. Ягъни буш вакытын үзенә кызыклы, керем, файда китерерлек эшкә сарыф итәргә тырыша. Вакытны янга калдыру мөмкинлеге булса, ул бу мөмкинлектән файдалана.

Кибеткә бару өчен җыенып чыгарга, продукция исемлеген төзергә, кибет буенча эзләнеп йөрергә, чиратта көтеп торырга, авыр сумкалар күтәреп өйгә кайтырга кирәк. Бу бик күп көч, энергия һәм вакытны ала. Ә бу төшенчәләрнең бәһасе хәзер бик зур. Элекке заманда төп кыйммәт булып физик хезмәт саналса, хәзер бу – вакыт. Хәзерге заманда физик хезмәтне алмаштыра яисә аны куллануны киметергә мөмкинлек бирердәй хезмәтләр күп. Шул ук робот-тузан суырткыч, кер юу машинасы, дисеңме.

Азык-төлекне, ризыкны өйгә китерттерүчеләр кем ул дигәннән. Психологик күзлектән караганда, болар, гадәттә, интровертлар. Ягъни күбрәк үзләре генә булырга яратучылар, халык күп йөри торган урыннарда йөрергә яратмаучылар. Мондый төр хезмәттән файдалану бала ялында утыручы әниләргә дә хас. Үз бизнесы белән мәшгульләр, үзен үстерүгә (саморазвитие) күп вакыт бирүчеләр дә керә монда.

Продукцияне, ризыкны китереп бирү пандемия чорында популярлашты. Моңа кадәр, сер түгел, ул бу кадәр киң таралмаган иде бит. Кеше яхшыга тиз ияләшә.

САН

* Россия күләмендә 2021 елда китереп бирү эшендә 830 мең кеше эшләгән булса, 2023 елда – 1 млн.

* 2022 елда Россиядә курьер хезмәтеннән файдаланучылар саны 24,5 процентка арткан һәм 1,7 трлн сум табыш китергән. Моңа өйгә кадәр азык-төлек һәм әзер ризык китертү хезмәтләре керә. 2023 ел саннары да моннан ким булмас дигән фараз бар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү