Дубайга күченеп киткән блогерларның гаиләләрендә сөенечле яңалык бар

Кичә Дубайга күченгән блогерлар әти-әни булган. Илүсә һәм Рушан Миннегалиевларның улы дөньяга килгән. Сабый 4 килограмм 300 грамм авырлыкта икән. Илүсә сабыйны үзе тапкан.

– Бәби табу җиңел булмады. Тулгак бик озак барды. Бу хакта соңрак сөйләрмен әле. Әлегә улым белән танышам. Үземне яхшы хис итәм. Аркам гына авырта. Безне инде бүген өйгә дә чыгаралар, – ди Илүсә.
6 гыйнвар көнне Илүсәнең әти-әнисе беренче тапкыр әби-бабай булды инде. Аларның тәрбиягә алган уллары Руслан белән килене Ландышның кызлары туды. Кызчыкның исеме дә билгеле. Зәлинә булачак. Ә менә Миннегалиевлар әлегә улларының исемен әйтми. Алдан әзерләп куйган исемнәре бар икән. Дөньяга килгән сабыйларга сәламәтлек, тигез канатлы булып үсүләрен телибез.


Фикер өстәү