Юлда коточкыч фаҗига: җиде кеше һәлак булган

Тагын ике кеше зыян күргән.

Пенза өлкәсендә “Урал” М-5 юлында коточкыч фаҗигадә җиде кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “KazanFirst” ЮХИДИнең өлкә идарәсе мәгълүматларына таянып яза. Авариядә тагын ике кешегә зыян килгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Мәскәүгә таба баручы минивэн автомобиле, каршы як юлга чыгып, “Volvo” йөк машинасына килеп бәрелгән. Фаҗигадә минивэндагы җиде кешенең гомере өзелгән, икесенә зыян килгән.


Фикер өстәү