Газетага язылу

Татар эстрадасы җырчысы никах укыткан

Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат сөйгәне белән никах укыткан.

«Булат, Әдилә никахыгыз белән!

Бәхетле,бәрәкәтле озын гомердә яшәгез балакайларым!», - дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә.

Яшь җырчы сөйгәне Әдиләгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә тәкъдим ясаган иде.

Яшь гаиләне котлыйбыз!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре