Газетага язылу

Мошенникларның «Татэнерго» хезмәткәрләре рәвешендә фатирдан-фатирга йөрүләре турында кисәттеләр

Компаниядән кисәтеп әйтелгәнчә, аларның белгечләре беркайчан да өйгә килми.

Казанда, аеруча Киров районында яшәүчеләрдән мошенникларның «Татэнерго» акционер җәмгыяте хезмәткәрләре буларак эш итүләре турында хәбәрләр алына башлаган. Алар, фатирларга кереп. электр техникасының төзеклеген караган була да 5 мең сумнан артыграк күләмдә акча алып кала икән, дип яза «КП-Казань».

«Татэнерго»да басым ясап әйтелгәнчә, компаниянең чын хезмәткәрләре беркайчан да фатирга яки оешма бинасына бармый. Электр челтәрләре компания хуҗалыгына керми, ә теге яки бу эшләр фәкать идарәче компания аша баштан үзара килешенеп кенә башкарыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре