Татар эстрадасы җырчысы никах укыткан

Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат сөйгәне белән никах укыткан.

«Булат, Әдилә никахыгыз белән!

Бәхетле,бәрәкәтле озын гомердә яшәгез балакайларым!», — дип язган Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә.

Яшь җырчы сөйгәне Әдиләгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә тәкъдим ясаган иде.

Яшь гаиләне котлыйбыз!


Фикер өстәү