Юл акыл сорый

Түләүле юллар, авылга хас тыйнаклык һәм җәмәгать транспортына бәйле шикаятьләр. Башкалада Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегия утырышы узды. Чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юлчыларны шелтәләде дә, мактады да.

– Былтыр Татарстанда юл эшләренә, зур проектлар тормышка ашырылуны да исәпкә алып, 248,7 миллиард сум акча тотылды, – диде Фәрит Хәнифов. – Бу – бик зур уңыш һәм республиканың, илнең мөмкинлекләре күрсәткече. Моңа Россия Президенты Владимир Путинның стратегик карарлары, Ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин командасының һәм федераль заказ бирүчеләрнең зур эше бәрабәренә ирештек. Ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да зур рәхмәт.

Билгеле ки, узган ел М12 «Казан – Мәскәү» автомобиль трассасын кулланышка тапшыру белән тарихка кереп калачак. Әлеге эштә республика юлчыларының да өлеше зур. Олы юлны өч елдан да кимрәк вакыт эчендә кулланышка тапшырдылар. Озынлыгы 800 чакрымнан да артык тәшкил иткән түләүле трассаның 142 чакрымы Татарстанга туры килә. Сүз уңаеннан, М7 һәм М5 трассаларын тоташтырачак Шәле – Баулы юлының бер өлеше булган Алексеевск – Әлмәт түләүле юлын быел кулланышка тапшырырга вәгъдә иттеләр. Тагын да алга китеп, Казанда төзелүче Вознесение трактының икенче өлеше дә түләүле булачак. Бу хакта коллегиядә Рөстәм Миңнеханов әйтте. М7гә чыгучы әлеге юлны дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә төзеп бетерәчәкләр.

Фәрит Хәнифов хәбәр итүенчә, республикада автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 40,4 мең чакрым тәшкил итә. Шуның 1,3 мең чакрымы – федераль, 13,5 мең чакрымы – төбәк, 25,6 мең чакрымы исә муниципаль юлларга туры килә.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская исә яңа юллар төзү белән беррәттән, аларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында да онытмаска киңәш итте.

– Узган ел Татарстанда яшәүчеләрдән юл хуҗалыгы һәм транспортка бәйле 33 меңгә якын шикаять теркәлде. Халык күбрәк юлларны карап тору, ремонт, җәмәгать транспортына бәйле кыенлыклар турында хәбәр итә. Мөрәҗәгатьләр Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрдә күбрәк, – диде ул.

Сәрия Сабурская шуны да әйтте: баксаң, халыкның нибары 10 проценты гына юл хуҗалыгы һәм транспортка бәйле шикаятьләрне хәл итү тәртибеннән канәгать икән. Мисаллар да китерде ул. «Халык контроле» системасында 2014 елдан бирле хәл ителмәгән сораулар бар икән. Өстән төшсен өчен генә эшләнгәннәре дә очрый. Мәсәлән, юл чатына ут баганасы куюны сорап мөрәҗәгать иткән берәүгә светофор кую турында җавап биргәннәр. «Сез мәсьәләне хәл итәсезме, әллә хат язышу белән генә шөгыльләнәсезме?» – дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.

Кыш көне халыктан килеп ирешкән моң-зарлар арта. Гыйнвар аенда гына да карны җыештыруга бәйле 3,8 меңнән артык шикаять килгән әнә. Быелгы кыш тәмам теңкәгә тигәнне Рөстәм Миңнеханов та белә.

– Быелгы карлы-буранлы кыш мондый шартларда юлларны тәртиптә тотарга әзер түгел икәнебезне күрсәтте. 20–30 ел элек мондый карлы кышлар гадәти хәл иде югыйсә, – диде Татарстан Рәисе.

Аның сүзләренә караганда, Казан халкы гына зарланмый, республика районнарында да шул ук хәл. «Шикаять белдерүләре хак. Аклану урынсыз. Мәсьәләне хәл итү юлларын эзләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе халыкның тагын бер авырткан җиренә тукталды. Ул да булса – җәмәгать транспорты.

– Татарстанда җәмәгать транспорты эшенә бәйле шикаятьләр күп. Юллар төзергә яратасыз. Әмма транспорт мәсьәләсе белән начар шөгыльләнәсез, – дип мөрәҗәгать итте ул транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына. – Халык кырыгар минут автобус көтә, бернинди дә кысага сыймый бит бу. Министрлыкка гына түгел, муниципаль берәмлекләргә дә мөрәҗәгать итәм. Транспорт тармагы – иң зур кимчелегебез.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, автобуслар сатып алып кына мәсьәләне хәл итеп бетереп булмый. «Безнең бердәнбер юл – җәмәгать транспортын җайга салу. Юлдагы машиналар санын үзегез күреп торасыз. Бу кадәр транспортка күпме юл салсак та, җитмәячәк», – диде Татарстан Рәисе.

Ул җирле юллар салу, булганын саклап тоту эшендә дә игътибарлырак булырга киңәш итте.

– 20–30 кеше яши торган авылга юл кирәк, ди. Шунда 70–100 миллион сумлык дүртенче яки бишенче категориягә караган юл салалар. Тыйнаграк булыйк! Вак таш түшәсәк тә, куркыныч түгел. Әйдәгез акыллырак эш итик. Ничек кенә булмасын, юлларны карап тору мәҗбүри, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шелтәләп кенә калмады, чын күңелдән мактады да Татарстан Рәисе. Нишләтәсең, тик торган ат кына абынмый, диләр бит.

– Юл салу – авыр хезмәт. Сез ел әйләнәсе урамда эшлисез. Менә бу карлы буранда суыкта басып торып карагыз әле. Шуңа күрә хезмәтегезне хөрмәт итәбез һәм без сезгә бик  рәхмәтле, – диде Рөстәм Миңнеханов юлчыларга.

Кабат министрга эндәшеп: «Бу кадәр эшне оештыру җиңелләрдән түгел. Халык бездән барысы да тиешле дәрәҗәдә булсын дип таләп итә. Безнең исә сездән башка сорар кешебез юк. Барыбызга бергә уңышлы эш телик», – диде ул.

 

 


Фикер өстәү