АКШ дәүләте чатный: гражданнар сугышы башланмасмы?

Соңгы атналарда Җир шарында хакимлек итүче глобаль системаның гадәттән тыш көчле чайкалуы вакыйгаларны азмы-күпме күзәтеп баручы һәркемгә ачык күренә. Игътибар Якын Көнчыгышка һәм… Америкага юнәлгән. Соңгы атнада бу ике төбәктә башларны әйләндерерлек вакыйгалар давылы булып узды. Глобаль капитализмның нигезе һәм терәге булган АКШ дәүләте төптән чатный башлады. Шундый тәүлек булды: океан артында менә-менә гражданнар сугышы башланмагае дигән шик уянды.

Без, СССР таркалуының шаһитлары булган буын, җимерелүнең билгеләрен яхшы хәтерлибез. Беренче һәм соңгы социалистик держава үзенең иярчен-сателлитлары булган куәтле хәрби һәм икътисади потенциалга ия дәүләт булды һәм аның җимерелүен күз алдына китерү дә кыен иде. Әмма бармак белән санаулы еллар эчендә анда икътисади хәл гадәттән тыш начарайды һәм читтәге төбәкләрдә үзәктән качу көчләре активлашты. Балтыйк буе республикаларына, Бакуга, Тбилисига танклар һәм гаскәрләр кертеп, кан кою бәрабәренә илне саклап калырга тырышу нәтиҗә бирмәде. Шуңа охшаш процесслар бүгенге Америкада бара һәм тизләнә. Ил һаман да гадәттән тыш куәтле держава булып калуын дәвам итә әлегә, билгеле, әмма нигезендә чатнау билгеләре көннән-көн ешрак шәйләнә. Социализмның нигезе гадәттән тыш планлаштыру һәм үзәкләштерүгә корылган иде, аны шул җимерде дә. Глобаль капитализим тәгълиматы нигезендә процент капиталы һәм либеральлек ята. Процентлы әҗәтләр ярдәмендә кулында бернинди байлыгы булмаган һәркем бик җиңел генә мультимиллионерга һәм миллиардерга әйләнә ала дип санала. Уңышлы инвестицион проект кына тап, банклар аны финанслаячак һәм син санаулы еллар эчендә бик бай кешегә әвереләчәксең.

Бераздан эш хәтта шуңа барып җитте: проектларның да кирәге калмады. Уңышлы биржа операциясе сине күз ачып йомганчы бай итә ала башлады. Әйтик, кайчандыр бер ипи телеме бәясе торган биткоин 60 мең долларга җитте. Вакытында йөз ипи телеме бәясендәге капиталны криптовалютага инвестицияләсәң, син бүген кыл кыймылдатмыйча да миллионер булыр идең. Мавыктыргычмы? Мавыктыргыч. Әмма математика каршы килә бу операцияләргә. Криптобиржалар җимерелә, фонд базарлары ишелеп төшә, кичәге миллиардерлар бүген ыштансыз калалар, чөнки 9 класс баласы белгән геометрик прогрессия әйтә: процентлар өстәп барсаң, акчаны материаль байлыклар белән тәэмин итү өчен Җир шарындагы мал җитмәячәк. Ни өчен замана капитализмының глобаль дигән эпитет алуын шуннан аңлыйсыздыр инде. Процент капиталына бер ил чиге генә тар, бөтен планетаны иңләү таләп ителә. Бераздан планета да кечкенә була башлый. Башка планеталар юк бит инде капиталга хезмәт итә торган. Шул сәбәпле глобальлек дигән тәртәне кире борырга туры килә. Без хәзер шул этапта. АКШ үзе түләп бетерә алмаслык бурычлар җыйды. Кытай да шулай ук. Европа һәм Япония дә шул хәлдә. Үсеп килүче илләр болай да бөлгенлектә инде. Алар үзләрен талаучылар кемнәр икәнен аңлап баш күтәрә башлады.

Boeing корпорациясе җитәкчелеге үткән атнада АКШ регуляторы (FAA) карарыннан зарланды: җитештерүне киңәйтергә рөхсәт бирми, ди. Регуляторда, күрәсең, бик яхшы аңлыйлар: киңәю өчен корпорация кредитлар алачак, ә менә җитештергәнне сатуы икеле. Шуңа күрә Портлендтан күтәрелеп киткәндә бер Boeing 737 MAX 9 самолетының ишеге төшеп калуны сылтау итеп тыю кертелде. Икътисадны ирексездән кысарга туры килә, процент капиталы исә андый кысылу-чикләүләрне яратмый, чөнки банк катастрофасына китерәчәк. Чыгып булмый торган проблемалар чытырманлыгы арасында калганны һәркем аңлый һәм вазгыятьтән файдаланучылар пәйда була. Үзәктән качучы көчләр мәйданга килә. Батып баручы корабны ташлаучы күселәр кебек аларда үз-үзләрен саклау инстиникты уяна. АКШ корабыннан беренче булып Техас штаты аерылырга тиеш. Ул – иң бай штат. Аның эчке тулай продукты 1,8 триллион долларга тигез, ягъни Россия, Көньяк Корея, Бразилия кебек илләрнекеннән зуррак. Җан башына бүлгәч, 78 мең доллар чыга. Чагыштырыгыз: Россиядә һәм Кытайда бу күрсәткеч 12 мең долларга тигез.

Үткән атнада Техас губернаторы Мексика белән чикне федераль чик сакчылары кулыннан тартып алып, штатның Милли гвардиясе кулына бирде. Мексикадан АКШка бик күп легаль булмаган мигрантлар агыла. Башында Байден торган демократлар моңа каршы берни дә эшләми диярлек. Трамп, мәсәлән, чикне япкан, миграцияне туктаткан иде. Игътибар итик: АКШта штатларның үз Милли гвардияләре бар һәм ил Конституциясе аерым шартларда аларны кулланырга рөхсәт итә. Техас, шуңа аркаланып, федераль үзәккә каршы чыкты. Вашингтонга бу ошамады, билгеле, фетнәче төбәккә киртәләргә керү өчен бер тәүлек вакыт бирде. Шактый киеренке вазгыять туды. Штат буйсынмаса, Үзәк үз сүзеннән кайтмаса, гражданнар сугышы башлану куркынычы бар иде. Техасны тагын 25 штатның губернаторы яклады. Хәтта үз милли гвардияләрен аңа ярдәмгә җибәрергә әзер торучылар да җитәрлек иде. Аларны кызыл штатлар дип атадылар. Картага күз салсак, кызыл штатлар АКШны урталай бүлә. 1861 елда АКШта моңа охшаган вазгыять булган инде. Ул чакта җиде генә штат аерылып чыгып, конфедерация төзиләр һәм бу канкойгыч гражданнар сугышына китерә. Скарлет турындагы романны укучылар, яисә киносын караучылар тарихтагы ул вакыйгаларны күз алдына китерә ала. Яңа конфедерация 26 штаттан тора. Сугыш башласа, Вашингтонның җиңүгә шанслары юк диярлек. Шуңа күрә Байден администациясе ультиматум срогы чыккач, берни дә эшләмәде. Хәзер кызыл штатларның прокурорлары Вашингтонга закон өйрәтә, ә Техас прокуроры Кен Пэкстон Байден администрациясен җинаятьчел картельләр белән хезмәттәшлектә гаепли. Техаста юләрләр утырмый, билгеле. Алар хәзерге вазгыятьтә илне таркату куркыныч булуын аңлыйлар. Әмма Байден Горбачев костюмын киде инде. Вакыйгаларның үсеш мантыйгы исә АКШның глобаль держава буларак мәйданнан китүен таләп итә. Бу вазгыять ничә ел дәвам итәр, без белмибез, әмма хәзер штатлар Вашингтонга буйсынмый калырга өйрәнде инде.


Фикер өстәү