Алмаз Мирзаянов: Ул булмаса, алай ук көчле резонанс тудырмаган булыр иде

Әдәп башы – тел, дигән безнең халык. 3 февральдә Әдәпсез сөйләшү, сүгенү сүзләренә каршы көрәш көне икән. Мондый бәйрәмнең барлыгын белгәч, һәрвакыт игътибар үзәгендә булучылар – артистларның фикерен белешәсе иттек. Сәхнә кешесе сөйләгән сүзенә аеруча сак карарга тиеш бит инде. Ә гел шулай буламы икән соң? Эмоциональлек белән әдәпсезлекнең чиге кайда?

«Көтүдәге мал да борылып карамый бит…»

Җырчы Алмаз Мирзаянов бу күренешкә өлешчә каршы түгел, аны хупламый да. «Диндә дә, әхлак нормалары буенча да сүгенү яхшы әйбер түгел, диләр. 90 проценты теләп әйтелми, үзе чыгып китә бит ул… Ләкин, ничек тә тыелып калырга кирәк. Матур да түгел бит ул, ә шулай да кайбер кешегә килешә. Нигә икәнен аңлата алмыйм», – ди ул. Аның фикеренчә, иң ямьсез күренеш – сүгенү сүзләре белән шигырь сөйләү, җыр җырлау. «Андый шигырьләр бик күп, ачу китереп, һаман саен җибәреп торалар. Сүгенеп куюның кирәк булган вакыты да бардыр ул. Интернетта минем бер ачынып язган постымны ачыктан-ачык кулланылган бер сүгенү сүзе аркасында гына игътибарга алганнары бар. Ул булмаса, алай ук көчле резонанс тудырмаган булыр иде. Көтүдә дә күзен тондырып чапкан малга «әйбәт» итеп эндәшмәсәң, борылып та карамый бит. Шуның кебек инде…» – ди җырчы. Шулай да, әхлаклы булып яшәргә кирәк, ди ул.»Бигрәк тә без – сәхнәдәгеләр тамашачыга үрнәк булырга тиеш. Атказанган, халык артисты исеме йөртүчеләр дә шушы зур җаваплылыкны онытмасыннар иде».


Фикер өстәү