Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Н. Гыйматдинованың «Сихерче» әсәре буенча куелган мелодрама бу театраль сезонның чираттагы премьерасы иде. Табигать һәм кеше берлеге, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм сыналу кебек темаларны үз эченә алган спектакль тиз арада тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
Нәбирә Гыйматдинова иҗаты – татар әдәбиятында күптән үз урынын биләгән бай һәм бәхетле иҗат. Укучылар күңеленә аеруча якын булган проза әсәрен имгәтмичә, хилафлык китермичә сәхнәгә менгерү шактый җаваплылык таләп итә. Спектакльнең уңышы, беренче чиратта, режиссер үзе үк әйткәнчә (спектакьнең режиссеры – Олег Кинҗәгулов, рәссамы – Ләйсән Хөсәенова), «мөгез чыгармауда», автор белән янәшә атлауда булса, икенчедән, үз персонажының эчке дөньясына үтеп керә алган артистлар уенында. Бу җәһәттән Убыр ролендәге Чулпанның (Татарстанның атказанган артисты Ч. Әскәрова) «Тантана» премиясендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә, Сәвиләне уйнаган Алсу Сәгыйдуллинаның «Дебют» номинациясендә җиңү яулавын, ә спектакльнең «Зур формадагы иң яхшы спектакль» номинантлары исемлегендә булуын әйтеп узу да җитәр.
Мелодрамада төп сызык итеп Сәвиләнең үз укытучысына булган ихлас мәхәббәте алынса да, аның янәшәсендә «Бүген безнең арада Убырлар бармы һәм алар кирәкме?» дигән катлаулы сорау да күтәрелә. «Кеше – табигатьнең бер өлеше» дип расларга теләгән, дөреслекне башкаларның күзенә карап әйткәне өчен читкә кагылган, авылдашлары тарафыннан Убыр кушаматы тагылган Маһруй эчендә җаны булган һәркемне сискәндерә. Ч. Әскәрова үз героен гаҗәеп бер тирәнлек белән чагылдыра алды, сәхнәдә артистның һәр хәрәкәте, күз карашы, тавышының һәр нотасы «яшәде». Бер генә персонажга да Убырның җиле кагылмый калмаган: җанындагы садәлекне тоеп, Сәвиләгә дөньяны башкача тоеп-белү мөмкинлеге бирә ул; җир-суларны пычратып, табигатьне ботарлап файда табарга теләгән Галимҗаннар нәселенә – үз җәзасын татыта; күзенә карап әйтмәсә дә, Тәминдарга бәхет дилбегәсенең үз кулында икәнен аңлатырга омтыла. Тәминдар – авыр вакытта хатын-кыз җилкәсенә таянган, ә менә мәхәббәт яки карьера дигәндә, кырыс чынбарлыкны сайлаган ир-ат. ТРның атказанган артисты Равил Гыйләҗев уенында ул күңеле белән вакыт-вакыт романтик та була белгән, еш кына үз-үзе белән көрәшкән, салкын акыл һәм кайнар хис арасында адашкан һәм... Сәвиләгә иң беренче булып «сихерче» дип ярлык таккан көчсез ир заты буларак ачыла.
Спектакльнең сәхнә бизәлеше символик мәгънәгә ия булуы, уңышлы алымнары белән ота. Алгы пландагы саргайган арыш басуы – бүгенге кешеләрнең күңел халәте, тоныкланган хисләреме?.. Арткы планда томан рәвешендә шәйләнгән «дивар»ларның билгесезлеккә, күңел ишекләренең дә томаланган булуына ишарәләвеме?..
Бу спектакль Алабугада узган «ЗазерКамье – 2024» II Бөтенроссия фестивалендә дә тәкъдим ителде. Экспертлар – ТРның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты өлкән укытучысы Огарева Лидия Анатольевна, Россиянең танылган кино һәм театр актеры Цуркан Александр Иванович соңыннан үз фикерләре белән уртаклаштылар. «Спектакльдә үткәннәргә, ата-бабалар мирасына, изге төшенчәләргә мөрәҗәгать итүегез бик мөһим. Нәрсә ул яхшылык һәм явызлык дигән сорауга гел әйләнеп кайтасыз, кешеләргә бүген шул кирәк тә инде. Башкаларга ярдәм итүгә, игелеккә нигезләнгән ата-баба мирасы, кануннар, вәгазь төшенчәсе – яшәешнең төп тоткасы шул бит», – диде А.И. Цуркан, спектакльгә югары бәя биреп. Л.А. Огарева да артистлар уенына һәм режиссер эшенә соклануын җиткерде. «Теләсә кайсы артист «авырткан нокта»ны табарга омтыла. Сез режиссер белән бергә барыгыз да әлеге нокталарны тапкансыз», – диде ул үз чыгышында.
Спектакльдәге һәр персонаж, йөкләмәсенең зур яки кечкенә булуына карамастан, төп сорауга – «Үзенчәлекле фикерле Убырлар җәмгыятькә кирәкме?» дигән сорауга җавап эзләүдә үзеннән өлеш кертә. Сәкинә Бариевнага кирәкми дә кирәкми (ТРның атказанган артисты Энҗе Шиһапова): иң башта кешенең җанын дәвалау таләп ителгәне ике ятып бер төшенә кермәгән фельдшер үз хатасын күзенә төртеп күрсәткәнне ничек яратсын. Рәхимсез колхоз рәисе Галимҗан да (ТРның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин), ирен санламаган мәнсез Мәликә дә (Чулпан Арсланова), мәнсезлектә аннан калышмаган Рияз да (Руслан Әюпов), намусны да акча белән үлчәргә әзер Батыр да (Эдуард Латыйпов), үз туганының җан сулышын ишетергә дә теләмәгән Сәрвәр дә (ТРның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова) кирәксенми Убырны.
– Кеше шуны оныта: ул җирдән туган, җиргә китә. Үзе белән мең квадрат метрлы коттеджын алып китә алмый... Бүген Убырлар кирәкме дигәндә, тирә-якның матурлыгын күрә белгәннәр кирәк, һәм шул матурлыкны смартфонга төбәлеп йөргәннәргә аңлата-күрсәтә белгәннәр кирәк. Тик монда икенче әйбер бар: ә без аларны ишетергә әзерме соң? Таяк ике башлы, – ди режиссер О. Кинҗәгулов, спектакльнең фәлсәфи асылына кыскача тукталып.
«Сихерче» спектакле саф хисләрнең хөсетлек, мескенлек, хыянәт белән бәрелештә сыналуы һәм җиңеп чыга алуы турында сөйли. Моның өчен кешенең рухи көче һәм эчке дөньясының якты булуы гына кирәк, дип искәртә.
Айгөл Әхмәтгалиева, театрның әдәби бүлек җитәкчесе
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез