Пешерелгән колбасаның иң тәмлесе – табигый тышчалысы. Әмма яраклылык вакытын карагыз – 5 тәүлектән артмасын. Составына күз салыгыз. Әйбәт колбасада крахмал, соя һәм консервантлар булмый. Төсенә килгәндә, сыйфатлысы – аксылга тартым алсу. Җете алсу икән, димәк, буявын кызганмаганнар. Кечкенә генә кисәгенә йод тамызып карарга мөмкин. Тап зәңгәрләнсә, крахмалы күп дигән сүз. Колбасаның артык тозлы булуы да сыйфатсыз икәнен күрсәтә. Начар чималны тоз белән «яхшырталар» чөнки.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез