Яңартылган фаразлар буенча, Татарстанда июнь аенда һава температурасы да, явым-төшем күләме дә нормага якын булачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев “Челнинские известия” хәбәрчесенә шулай дигән.
Әлегә исә бик эссе: бу атна дәвамында һава температурасының нормадан 4 градуска җылырак булуы көтелә. Шул ук вакытта яшенле яңгырлар да явачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +27 градуска, төнге сәгатьләрдә +16 градуска җитәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat