БРИКС уеннарының көрәш бәйгесендә 60 килолы егетләр ярышында җиңү яулаган Лаеш көрәшчесе Алексей Абрамов «ВТ» хәбәрчесенә үзенең фикерләрен җиткерде.
«Ярышларга кадәр бик озаклап әзерләндек. БРИКС уеннарыннан тыш, ике көннән Дөнья чемпионатында көрәшәсе бар. Биредә җиңдек, анда да җиңәсе калды», – диде ул.
Алексей Абрамов финалга чыгу өчен Монголия көрәшчесе белән бил алышты. «Беренче карашка артык көчле кебек тоелмаган иде, ләкин бик лаеклы көндәш булып чыкты ул. Иренне аның белән бил алышканда ярдым. Ярышларга бик көчле спортчылар килгән. Дөресен генә әйткәндә, БРИКС уеннарында көрәшүне башка ярышлар белән чагыштырып булмый. Монда дәрәҗә дә югарырак, көндәшләр дә җитез һәм чыдамрак», – диде батыр.
Алексей Абрамов финал алышында Азәрбайҗан вәкиле Азат Хусәйновтан өстен чыкты.