Көндәлек тормышыбызда күңел дигәнең шактый сынала. Арабызда моңа түзә алмыйча төшенкелеккә бирелүчеләр дә еш очрый. Ислам дине моңа нинди мөнәсәбәттә? Күңел төшенкелегенә бирелү гөнаһмы?
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин депрессиягә бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте.
– Ислам дине күңел төшенкелегенә нинди мөнәсәбәттә?
– Пәйгамбәребез һәрчак оптимист, позитив булган. Ярты сткан су бирсәләр дә, ул яртылаш буш дип түгел, яртылаш тулган, дип әйтә торган булган. Хәдисләрдән аңлашылганча, шатлык килгәндә мөселман шөкер итәргә тиеш. Моның өчен аңа әҗер-савап языла. Авырлык килгәндә сабыр итсә, Аллаһы Тәгалә аның хата-кимчелекләрен гафу итә. Шуңа күрә нәрсә генә булса да, мөселман кешесе аны хәерлегә юрарга тиеш.
– Күңел төшенкелегенә бирелү гөнаһмы?
– Кеше ни өчен күңел төшенкелегенә бирелә? Чөнки ул тәкъдиргә, Раббыбыз Аллаһ безгә язган язмышка ышанмый. Хәтта сөекле пәйгамбәребез дә: «Нәрсә булса да хәерлегә», – ди. Коръәндә дә Раббыбыз: «Һәр авырлыктан соң яхшылык, уңыш киләчәк», – ди. Пәйгамбәребез авыр вакытларда, нинди генә кыенлыклар күрергә туры килсә дә, Раббыбызга шөкер итә торган булган. Безгә килгән авырлыкларны хәл итүче дә, тәкъдиребезне язучы да – Аллаһы Тәгалә. Соңгы арада без хәтта бер-беребезгә елмаймый да башладык. Ә пәйгамбәребез: «Елмаю – сәдака», – ди. Шуңа күрә бу турыда да онытмасак иде. Күңел төшенкелегенә бирелү – гөнаһ. Шуннан ерак торыйк.
– Коръән укылмаган нигездә кеше күңел төшенкелегенә ешрак бирешә, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?
– Әйе, әлбәттә. Ник дигәндә, Коръән уку безнең мөселманлыкны күрсәтә. Коръән аша Раббыбыз Аллаһ безнең белән сөйләшә, безгә бу дөньяның тәртибен аңлата. Коръәнне укымаган, анда ниләр язылганлыгын белмәгән кеше, мин булдыра алмыйм, миннән булмый дип, төшенкелеккә бирелә. Аллаһы Тәгалә: «Һәр нәрсә хәерлегә», – ди. Вакыт җиткәч, барысы да булыр. Беркайчан да өметне өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә генә кирәк. Шуңа күрә йортларыбызга да Коръән укытырга кирәк. Юкса анда, дөрестән дә, депрессиягә бирелү гадәти күренешкә әвереләчәк. Моннан саклану өчен, Коръән китабы да өстәл китабыбызга әйләнсен.
– Көндәлек тормышыбызда язгы, көзге депрессия дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Күңел халәтен ел фасылына карап бәяләү дөресме?
– Аның физиологик ягы да бар. Язын, көзен яңгырлы көннәр күп була. Чәчәкләр дә атмый. Ниндидер моңсу мохит хөкем сөрә. Шул рәвешле кеше күңел төшенкелегенә бирелә. Шул вакытта үзеңне кулга алып, берәр изгелек кылырга кирәк. Мескен хәлдәге әбигә ипи сатып алып биреп карагыз. Аның елмаеп, канәгать булып, сезгә рәхмәт әйтүе генә ни тора бит! Депрессия дигәнең дә юып алгандай булачак.
– Күңел төшенкелеге вакытында ни эшләргә?
– Күңел төшенкелеге вакытында «Аятелкөрси» сүрәсен укырга кирәк. Моннан тыш, 8(800)222-05-62 номеры буенча шалтыратып, безнең мәчет каршындагы «ышаныч телефоны»на да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратып, күңелегезне бушата, борчыган соравыгызга җавап таба аласыз. Тулысынча анонимлык гарантияләнә.
Фото: Татар-информ