Бүген Татарстанда яшен, секундына 18 метр тизлектә көчле җил көтелә. Бу хакта Uидрометеоүзәк хәбәр итә.
Синоптиклар фаразына караганда, иртәгә – 19 сентябрьдә көндез яшенле кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Әлегә җылы һава саклана. Һава температурасы +19...+24 градус булачак. Төнге сәгатьләрдә +8...+13 градус. Республиканың көньяк һәм көнчыгыш районнарында суыграк: +2...+7 градус. Кырау булырга мөмкин. Иртәнге һәм төнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк.
Бу атнада көндезге һәм төнге температураның нык аерылуы – синоптиклар теле белән әйткәндә, “температура таганы” күзәтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +25 градуска җитсә (нормадан 5-7 градуска югары), төнлә урыны белән 0 градуска кадәр төшә. Атна азагында көндез дә бераз салкынайтачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез