Билгеләре
Бил авыртса, игътибарлы булырга кирәк. Ул бер яктан гына да, берьюлы ике яктан да борчырга мөмкин. Бөер авырткан вакытта тән температурасы 37–38 градуска кадәр күтәрелергә, йөз шешенергә, иртән күз төпләре каралырга, аяклар шешенергә, хәлсезлек борчырга һәм кан басымы күтәрелергә мөмкин. Авыз кибү, төнлә кече йомыш белән бәдрәфкә еш йөрү, бәвелнең төсе һәм исе үзгәрү дә кичекмәстән бөергә игътибар бирергә кирәклеге турында кисәтә.
Сәбәпләре
Чамадан тыш күп дару һәм БАД эчү бөерләргә зур зыян сала. Шулай ук тычкан бизгәге, сыйфатсыз исерткеч эчемлек куллану, шикәр чире, югары кан басымы, хроник цистит, коронавирус кебек авыруларны тиешенчә дәвалап бетермәү бөерне әкренләп сафтан чыгара.
Ничек ачыкларга?
Бөер авыруларын ачыклау өчен гомуми, биохимик кан анализлары, бәвел анализы тапшырырга кирәк. Анализлар начар булса, үзбелдегең белән түгел, ә табиб кушуы буенча тагын да җентеклерәк тикшерелү узарга кирәк.
Киңәшләр
*Нәселендә бөер авыруыннан интегүчеләр булганда үзеңә игътибарлы булырга кирәк. Авыртмаса да, нефрологка барырга һәм бу төр авыруларның сезгә ни дәрәҗәдә янавын ачыкларга кирәк.
*Тозлы һәм баллы ризыкларны чамасын белеп кенә ашарга.
*Спорт белән шөгыльләнүне даими гадәткә әйләндерергә кирәк. Һәрчак хәрәкәттә булу, иртән күнегүләр ясау кече очада кан оешудан саклый һәм бөер авырулары килеп чыгу ихтималын киметә.
*Кан басымын да һәрчак контрольдә тотарга кирәк. Даими кан басымы 150/90, баш авыртмый һәм үзеңне яхшы хис итәсең икән, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Чөнки югары кан басымының сәбәбе бөердә булырга мөмкин.
*Белер-белмәс һәм табиб киңәшеннән башка гына БАДлар, бөер чистарта торган препаратлар һәм чәйләр эчмәскә. Шулай ук бөерне үз белдегең белән интернеттан укып яки танышлар эчкән даруларны кулланып кына дәваларга ярамый.
*Бөер авыруларын булдырмау максатыннан ел саен диспансеризация, медицина тикшеренүе узарга киңәш ителә.
Файдалы
Бөерләр өчен нарат җиләге, мүк җиләге, карлыган, гөлҗимеш төнәтмәсе һәм чәйләре файдалы. Алар бәвелне яхшы куа, ялкынсынуга каршы иң нәтиҗәле чараларның берсе санала. Әмма үлән генә дип карамагыз, алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез