Аны елына ике тапкыр – яз һәм көз ике атналык курс итеп ясау киңәш ителә.
Аның өчен кирәк: 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы майлы каймак,
50 г эремчек (балалар өчен махсус ясалганы булса бигрәк тә яхшы),
1 йомырка, 6–10 тамчы лимон согы, 1–2 ампула алоэ мае, В1, В12 витаминнары, берничә тамчы А һәм Е витаминнарын да өстәргә була. Шуларның барысын бергә пыяла савытта болгатырга һәм кичен чиста биткә сылап, 15–20 минут тотарга, аннары салкынча су белән юып төшерергә кирәк. Әлеге битлектән соң крем сөртмәскә. Битлек массасын пыяла савытта суыткычта сакларга киңәш ителә. Битлекне ике атна дәвамында һәр көнне кич ясасагыз, нәтиҗәсен тоймый калмассыз!
Алия Сафина. Арча
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез