Гигант балык тотучы Балтач районы Чепья авылында яши.
Балтач районында 68 яшьлек ир-ат 12 килограмм авырлыктагы чуртан тоткан. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар, дип хәбәр итә “KazanFirst”.
Бу ир-ат инде балачактан ук балык тотуга һәвәс икән. Шуның кадәр зур балыкны кайдан тотканлыгын да яшермәгән.
Исегезгә төшерәбез: июль аенда Татарстанда бер балыкчы 1 центнер чамасы авырлыктагы җәен тоткан иде. 90 килограммлы балыкны Югары Ослан тирәсендә эләктергән ул. Әмма балыкчы табышын кире суга җибәргән. Үзенең барлык “трофей”ларын шундый ук бәхетле язмышка дучар итүен әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat