- Бүген сокларның дүрт төре (сок, нектар, составында сок булган эчемлек һәм морс) билгеле. Яңа сыгылган соклар иң файдалы санала. Аларда җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә булган барлык витаминнар саклана. Ләкин аларны шундук эчәргә кирәк. Стерильләштерелгән сокны 90–100 градуска кадәр кайнарлаталар. Ул озаграк саклана, ләкин шул ук вакытта аның составында файдалы матдәләр азрак. Составында сок булган эчемлекләрдә хуш исләндергеч, балландыргыч, буягыч һәм башка химик матдәләр булырга мөмкин. Шуңа күрә бу сокларны даими эчәргә киңәш ителми.
- Тоныкландырылган соклар кеше организмы өчен зарарлы санала, чөнки аларда клетчатка юк. Мондый сокларны еш куллану бавыр һәм кан тамырлары авыруларына китерә. Виноград һәм банан сокларында фруктоза күп. Суган, торма, сарымсак, имбир соклары чиста килеш шулай ук зарарлы соклар рәтенә керә.
- Олы кешегә сәламәтлегенә зыян китермичә көн саен 200–250 мл сок эчәргә ярый. Сокларны гадәттә су кушып эчәләр. Гранат согына, әйтик, 1:3 исәбеннән су кушарга кирәк. Ананасныкын көненә 50 мл күләмнән эчә башлыйсы. Грейпфрут согын исә ике-өчкә бүлеп эчәргә кирәк. Аңа бал да кушарга мөмкин. Кишер согын сөт өсте яки май белән кушып эчәләр.
Сүз уңаеннан, яңа сыгылган сокларны еш эчсәң, шикәр чире барлыкка килергә мөмкин. Соктагы фруктоза организмда тиз эшкәртелә, нәтиҗәдә кандагы шикәр күләме кисәк күтәрелә. Шуңа күрә сокны ашаганнан соң эчү яхшырак. Яшелчәләрдән сыгылган соклардан да яхшысы юк. Аларда шикәр азрак, ә клетчатка һәм файдалы матдәләр күбрәк.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat