БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров быел кышның кайчан һәм нинди булып киләчәге турында сөйләде.
– Быел кыш узган елгы шикелле карлы булырга тиеш түгел. Кар – аз, кыш салкын булыр. Чын кар декабрьнең унысына хәтле яварга тиеш. Менә шунда гына кыш башланачак. Ноябрь аенда 4-5 тапкыр кар күренеп алыр, тик ул эреп бетәчәк. Узган ел кышка фаразлар әйткәндә, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, кар күп була дигәч, кибеттә көрәк калмады, алып бетерделәр. Кайбер кибетчеләр килеп, миңа рәхмәт тә әйтеп китте. Хәтта 7 ел яткан көрәкләрен дә сатып алып бетергәннәр, – дип бүлеште ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Арбаны – кыштан, чананы – җәйдән, ә кәфенлекне бүгеннән әзерлә. Үлемне көн дә искә төшер. Ислам дине безгә әнә шундый бурычлар йөкли. Ә мәңгелек тормышка ничек әзерләнергә соң? Көн саен үлемне көтеп утырыргамы? Кәфенлек алып кую гына үлемне ерагайтырмы? Бу һәм башка сорауларга Казандагы «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирде.
Уртача яшьләре – 45, 60 проценты диярлек – ир-атлар, 2,3 миллион сум тирәсе бурычлары бар. Татарстанда банкрот кешенең портреты бу. 2024 елдагы белән чагыштырганда, былтыр республикада аларның саны 29 процентка арткан. Төпкә тәгәрәүме бу, әллә банкротлыкны үз максатларында файдаланырга тырышучылар артканмы?
СИБУРның Түбән Кама предприятиесе җитештерү инфраструктурасын масштаблы модернизацияләү кысаларында, яңа проектны тормышка ашыра.
Быел Казан урамнарында төрле төстәге киемнәрдән, аркаларына зур-зур сумкалар асып, электр велосипедларында җилдерүчеләр күзгә күренеп артты.
Татар эстрадасына ул узган гасырның 90 елларында үзенчәлекле тавышы, үз стиле белән килеп кергән иде. Казан тамашачысы Мәскәү кызы башкаруындагы «Йә, кара әле күземә», «Умырзая», «Гөлләр», «Без – татарлар» җырларын яратып кабул итте.
Бу битлекне инде әллә ничә ел рәттән ясыйм һәм бик файдасын күрәм. Сез дә ясап карагыз әле.
Җир шарындагы халыкның 13,4 проценты әлеге авырудан интегә, ә ун кешенең тугызы үзендә бу чир барлыгын белми дә яши. Сүзебез серле һәм мыштым бөер авырулары турында.
Олы һәм Кече Шырданда гасырлар буе чын татар катыгы әзерләгәннәр. Бу ризыкны үзенең хезмәтләрендә бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри телгә ала.
Соңгы елда вузларның түләүле бүлекләрендә белем алу 12 процентка кыйммәтләнгән.
Югары Ослан районы Матюшино мәктәбе директор урынбасары Илдус Шәрәфиев «Танылу – 2025» илкүләм иҗтимагый-һөнәри премиясенең «Хезмәт кешесен тәрбияләгән өчен» номинациясендә лауреат булган.
Фикер өстәү
Фикерегез