БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров быел кышның кайчан һәм нинди булып киләчәге турында сөйләде.
– Быел кыш узган елгы шикелле карлы булырга тиеш түгел. Кар – аз, кыш салкын булыр. Чын кар декабрьнең унысына хәтле яварга тиеш. Менә шунда гына кыш башланачак. Ноябрь аенда 4-5 тапкыр кар күренеп алыр, тик ул эреп бетәчәк. Узган ел кышка фаразлар әйткәндә, көрәкләрегезне әзерләп куегыз, кар күп була дигәч, кибеттә көрәк калмады, алып бетерделәр. Кайбер кибетчеләр килеп, миңа рәхмәт тә әйтеп китте. Хәтта 7 ел яткан көрәкләрен дә сатып алып бетергәннәр, – дип бүлеште ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Алтынчы дистәсенә саллы гына мөһер сугып, Түбән Кама шәһәре юбилеен билгеләп уза. Ялан кырда беренче казык кагудан башланган эш бөтен республиканың киләчәген үзгәртәчәк вакыйгага әверелә. Әле дә беренче төзүчеләр рухын саклап килгән Түбән Кама халкы бүген дә сынатмыйча яши. Шәһәр ничек корылды, үсте һәм ныгыды? Тарих сәхифәләрен барладык.
Туган телне балаларга иң оста итеп өйрәтүче тәрбиячеләр кемнәр икән? Тиздән билгеле булыр. Бу атнада «Туган тел фест» республика бәйге-премиясенә нәтиҗә ясалачак. Оештыручылар биш юнәлеш буенча барлыгы 15 җиңүчене сайлап алганнар инде. 1 урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга 20 мең сум акча биреләчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шаньдун провинциясе губернаторы Чжоу Найсян белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Капка төбенә килеп туктаган машинадан күптәнге танышым Евгений чыкты. Кышкы салкын кичләремне җылытучым ул минем. Әле дә ярдәм итәргә килгән әнә. Машинасы багажнигыннан инструментлар тутырган сумкасын алды да ишегалдына атлады.
«Ут хатын нинди була?» – дип сорасалар, бер дә шикләнми, Чаллыда яшәп иҗат итүче, сыздырып гармунда уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Флүрә Талипованы мисалга китерергә була.
Казанда яшәүче Резеда Маматаджиева 19 ел хәйриячелек белән шөгыльләнә. Игелекле эшләре янына 2022 елдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыру да өстәлә. Шул вакытта хәйрия фонды оештырып җибәрә ул. Бүген фонд 1 меңнән артык кешене берләштерә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Директорлар советы рәисе, Haier Group генераль директоры Чжоу Юньцзе белән очрашты.
«Ана теле» онлайн мәктәбе ике ел дәвамында тукталып торганнан соң, былтыр кабат эшен дәвам итте. Тәнәфестән соңгы тормыш, татар теленә өйрәтү ысуллары, туган тел кадере турында КФУ доценты, «Ана теле» мәктәбе үзәге җитәкчесе Кадрия ФӘТХУЛЛОВА белән сөйләштек.
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин белән очрашты.
Фикер өстәү
Фикерегез