Октябрьнең җанны өшетердәй дымлы, үзәкләргә үтәрдәй әче җилле бер көнендә авылыбыз зиратында яңа кабер пәйда булды. Хәрби зонада һәлак булган авылдашыбыз Фәнис Фәйзрахмановның җәсәде әнисе янәшәсендәге кабергә иңдерелде. Нәкъ әнисе яшендә… Нәкъ шул көннәрдә…
- Фәнис моннан берничә еллар элек берничә тапкыр мин әни яшендә үләм, миңа шулай дип әйттеләр дигән иде. Ничектер игътибар бирелмәгән, кем әйтте, дип тә сорамаганмын… Менә хәзер шул сүзләре искә төште. Августның унбишендә 45 яше тулды, октябрьдә үлде… – ди тормыш иптәше Римма.
Әнисе Раушания апа да 45 яшендә, ноябрь башында үлгән иде. Араларында 21 ел да бер ай. «Фәнискә сыйныфташлары шул көнендә үк чардуган ясатып куйдырды. Нәкъ әнисенеке төслене сайлаганбыз дип, үзләре дә шаккаттылар, – ди Римма. – Икенче тапкыр ялга кайткач, әнисенең чардуганын, ташын яңартып, алыштырып киткән иде ул»…
- Фәнис бигрәк тә әни җанлы бала иде шул, – диеште авылдашлар, аның әнисе янында җирләнүенә шөкер итеп. Игезәк сыңары Рәнис белән күз алдында үскән егетләр бит. Балачактан бик матур бииләр иде. Авылда үткән һәр чара алар чыгышыннан башлана иде дисәм дә, арттыру булмас. Аларга әниләре Раушания апа, әтиләре Фарух абый кушыла… Ярдәмчел, кешелекле булып үстеләр. Алар армиягә киткәндә инде китүчеләр бик сирәк иде. Ике улын берьюлы чыгарып җибәргән Раушания апа, алар өчен борчылып, ике ел эчендә бик биреште, алар кайтканда инде авыруга әйләнгән иде. Һәм… китеп тә барды… Юкса, авылда әле аның «ут» чакларын, ирләр белән узышып печән чабуларын, бик тырыш, уңган-пөхтә булуын яхшы хәтерлиләр.
- Фәнис белән унсигез ел яшәдек. Аның кебек кеше башка юктыр. Аннан бер кеше бер яман сүз, бер сүгенү сүзе дә ишетмәде. Эшен дә булдырып эшләде, бик ачык, ярдәмчел дә иде. Икебез бергә Казанда ТКХ системасында эшләдек. Коллективта да бик яраттылар үзен, йортыбызда яшәүчеләр дә бик якын итә иде. Карилендәге фатирыбызга кайтканны да күршеләребез сагынып көтеп торды… Фәнис минем икенче ирем. Беренче никахтан туган балаларымны да бик яратты, алар өчен ул әти дә, абый да, дус та булды. Оныкларыбыз өчен дә бик кадерле бабай иде…
Фәнискә мобилизациянең беренче дулкынында ук повестка килә. Бер ай әзерлек үткәннән соң алгы сызыкка китә…
- Туганнан туган ике энекәшем белән бергә киттеләр. Берсе белән ике елга якын бергә булдылар, аннан аерылдылар. Фәнис өч тапкыр ялга кайтып китте. Беренчесендә яраланып кайтты. Шул вакытта әтисе Фарух абый үлде. Аны җирләп, чардуганнар куеп китте. Икенче кайтуында әнисенең чардуганын алыштырды. Өченчесен 8 сентябрьдә, кайтасын алдан әйтмичә, сюрприз ясап кайтты. Иии, сөенгәннәребез… Бу кайтуында яңа машина алды, шуның белән өч тапкыр авылга кайтып килде. Миңа бер нәрсә дә сиздермәде, әмма әллә ничә кешегә: «Кайтып булмас инде», – дип киткән. Үләм димәде, бөтенләйгә кайткач, ярты ел ял итәбез, яме, сәяхәткә барабыз, диде. Мине тынычландыруы булгандырмы… 23 сентябрь көнне китте, 1 октябрьдә алгы сызыкка керде. Кереп киткәндә гел: «Догада торыгыз», – ди иде. Бу юлы да шулай диде. Кичке алтынчы яртыда кереп киттеләр. Шул вакыттан үземә урын таба алмадым инде. Бер бүлмәдән бер бүлмәгә йөреп кенә тордым. Аннан соңгы көннәрдә дә тынычлана алмадым. Икесе көнне дронга эләккән булганнар инде. Ике көн алып чыга алмадылар. Бергә хезмәт иткән егетләргә рәхмәт, үзләрен куркыныч астына куеп, алып чыктылар. Ростовка да бер көн дигәндә кайтып җитте. Үзе әйбәт кеше булганга, соңгы юлында да гел ярдәмчел, әйбәт кешеләр очрап торды. Фәнис белән элек бергә эшләгән Фидаил «Груз – 200»гә күчкән иде. Шул юлда гел йөргәч, таныш волонтерлары күп булган. Бөтенесе ярдәмгә килде, Тамбовка кадәр ул яктан алып килделәр, бу яктан Фидаил белән Фәниснең хезмәттәше Рәдиф бардылар…
Фәниснең үлгән хәбәрен ишеткәч, без исә Рәнис кайта алырмы икән дип борчылган идек.Ул да елдан артык «шунда» бит. Әле теге чакта ук, Фәнискә повестка килгәнен белүгә, Рәнис хәрби комиссариатка барып, мине дә алыгыз, мин дә аның белән бергә китәм дигән булган. Тик ул чакта Фарух абый инде каты авырый, аны караучы кеше юк иде. Ул вафат булгач, бераздан Рәнис тә контракт төзеп китте. Ике тапкыр ялга кайтса да, Фәнис белән бер тапкыр да очраша алмыйлар. Шөкер, командирлары аңлый, Рәнис туганын җирләргә кайтып җитеште.
- Без аның белән бер тирәдә идек, арада күп булса, ун километр булгандыр, әмма күрешә, очраша алмадык, телефоннан гел сөйләшеп тордык, – диде ул.
…Фәнисне ике урында митинг ясап, зурлап озаттылар. Туган нигезендә аның кайтуын көтеп торучылар арасында этләре дә бар иде. Бәргәләнеп-өзгәләнеп көтте ул да. Тыкрык белән урам арасын ничәләр әйләнгәндер. Фәниснең табуты белән бергә ишегалдына керде, баш очына килеп утырды… Бу нигездә бердәнбер сакчы шул ул хәзер. Хуҗалары булмаса да, тугры сакчы… Икенче хуҗасын сөенеп каршы алырга насыйп булса иде аңа…
P.S. Язмам газетага әзерләнгән көннәрдә авылыбызга коточкыч авыр хәбәр килеш иреште. Туганы Фәнисне озатканнан соң кабат СВОга киткән Рәнис тә һәлак булган… Гранатаны үз гәүдәсе белән каплап, хезмәттәшләрен үлемнән, яраланудан саклап калган.
…Фәнисне җирлисе көнне Рәнис белән иртүк зиратта очрашкан идек. Әнисе каберенә тезләнеп елады да туганы каберенә күрсәтеп: «Миңа дигән урын иде бит бу», – дип өзгәләнде.
Фәнис белән Рәнис арасында 21 көн. Ул да кайта… Әнисе һәм игезәк туганы янына. Кабере аларның баш очында, зиратыбызның иң матур, тип-тигез урынында булачак…
P.S. Моннан күп еллар элек кемдер Раушания апага: «Малайларың сугышта үлә», – дигән булган. Ул мәрхүмкәй, уллары армиягә киткәч, менә нәрсәгә шулкадәр борчылган, елаган икән… Хәрби киемнән булгач, шунда үләләрдер дип куркып, кайгырып, авыруга әйләнгән… Алар армиядән кайткач: «Әйткәннәре дөрес килмәде, улларым исән-сау кайтты», – дип сөенгән булган…
…Кемнәр уйлаган бит…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat