Чәч коела! Ни эшләргә?

Чәч коела! Күбебезгә таныш халәт бу. Берәүләр аңа игътибар да бирми. Икенчеләре исә чәч коелудан ничек котылырга белмичә аптырый. Ә белгечләр, моның җитди чир билгесе булуы да мөмкин, дип кисәтә. Чәч коелмасын өчен ни эшләргә?

Югары категорияле табиб-трихолог, Халыкара трихологлар ассоциациясе әгъзасы Мария Богданова борчыган сорауларыбызга ачыклык кертте.

 

Мария Богданова

 

 

Чәч коелганга борчылырга кирәкме?

– Көненә 100–150 чәч бөртеге төшү норма санала. Чәч аннан да күбрәк коела икән, сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Гадәттә андый хәл сәламәтлек ягыннан үзгәрешләр булганда (калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гипофиз, кызылча авырулары, гемоглобин түбән булу, химия терапиясе алу, йөклелек) күзәтелә. Чәч коелуга физиологик сәбәпләр дә (стресс, курку хисен җиңә алмау, дөрес тукланмау) этәргеч була ала. Яшәү рәвешенең дә йогынтысы зур, әйтик, организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины, аксым җитмәү, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту. Чәчләрнең чамадан тыш коеламы-юкмы икәнен төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табибка барырга кирәк.

Башны еш юу зыянлы, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

– Чәчне атнага фәлән тапкыр гына юарга ярый дигән чикләү юк. Аны күпме кирәк, шулкадәр юарга мөмкин. Көн саен юынып торабыз бит. Шуның кебек, әгәр баш тирегез даими рәвештә чистартып торуны таләп итсә, көн саен чәч юуның да зыяны юк.

Кавыклану чәч коелуга китерә аламы?

– Юк, бу – уйдырма гына. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк: чәч, баш тиресе һәрчак чиста булырга тиеш. Бүген халык арасында аеруча популяр булган каты, коры, парабенсыз, сульфатсыз шампуньнар аларны чистартып бетермәскә дә мөмкин. Нәтиҗәдә баш тиресенең чистарып бетмәгән урыннары, бозылып, кавыклый башлый. Ахыр чиктә чәч тә коела. Болар бар да «себорейный дерматит» дигән диагноз куелуга сәбәп була.

Чәч ныклыгын нәрсә боза?

– Чәчне дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Үзеңә туры килмәгән шампунь, кондиционер куллану бик зыянлы. Чәчләрне даими рәвештә турайтып, бөдрәләтеп «яндыру» да зыян китерә. Салкында яки җәйге челләдә кояш астында башка кимичә йөрү, чәчне буяу, химик ысул белән бөдрәләтү, ламинирование, кератин ясау да файдага түгел.

Бу күренеш нәселдән килә аламы?

– Әйткәнемчә, көн саен азмы-күпме чәч коелу – гадәти хәл. Бу очракта аны нәселдәнлек белән бәйләп булмый. Әгәр чәч ниндидер җитди чир аркасында коела икән, ул очракта инде ул нәселдән дә күчкән булырга мөмкин.

Чәчне гел кистереп торсаң, ул куерак булып үсә, диләр. Имеш, баш киеме чәчләрне боза. Көндәлек тормышыбызда еш ишетелгән бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Чәч баш киеме аркасында берничек бозыла алмый. Кыш көне бассейнда кия торган башлыктан йөрсәң генә мөмкин хәлдер бу (көлә). Чәчләрне гел кистереп тору файдасы турындагы фикер дә дөреслеккә туры килми. Ник дигәндә, чәчләр айга, күп дигәндә, 0,3–0,5 мм гына үсә. Ул чәч кисү-кисмәүгә түгел, ә фолликулаларның торышына бәйле.

 

Табиб киңәшләре

* Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсын өчен, иң элек дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Организм даими рәвештә аксым, май һәм углеводлар белән тәэмин ителергә тиеш. В витаминына бай йомырка, цинк чыганагы – эрбет чикләвеге, тавык ите, сөт ризыклары, авокадо, диңгез ризыклары, шпинат, кишер чәчләр өчен аеруча файдалы.

* Чәчләрне җылымса су белән юарга кирәк. Су температурасы уртача 37 градус булырга тиеш.

* Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Каты шампунь яратучыларга аны 1/1 катнашмасында су белән болгатып сөртергә киңәш итәр идем. Чәчкә махсус бәлзәм, сывороткалар тидерү дә файдалы.

* Төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.

* Чәчләрне зур тешле агач тарак белән көнгә берничә мәртәбә тарау яхшырак.

* Үссен өчен, чәчнең очларын кисеп торырга кирәк, диючеләр ялгыша. Чәчнең үсү-үсмәве фәкать аның тамырына гына бәйле.

 

Үзем сынадым

Юкә чәчәге булышты

Чәч коелудан миңа шушы төнәтмә ярдәм иткән иде. Сезгә дә языйм әле. Аны ясау өчен 5 аш кашыгы юкә чәчәген ярты литр кайнар суга салып, утны кысып куеп,  ике минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны ярты сәгать төнәтергә һәм шул төнәтмә белән чәчне чайкарга, чәч төпләренә сөртергә кирәк. Аны бер ай дәвамында атнага бер тапкыр кулландым. Файдасы шундук сизелде.

Әлфинә Зарипова. Теләче

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү