Бу көннәрдә авыл җирлекләре турындагы яңа закон проекты телдән төшми. Җирле үзидарәләргә юкка чыгу куркынычы яный. Татарстан Рәисе дә, республика депутатлары да әлеге закон проектына карата үз фикерләрен белдерде. Аларның сүзен ишетерләрме? Закон кабул ителгән очракта, ниләр үзгәрәчәк һәм ул ни дәрәҗәдә халыкчан булыр? Авыл кешесенә эш һәм мәшәкатен хәл итәргә шәһәргә чабарга туры килмәсме? Белгечләр белән күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап эзләдек.
Нидән гыйбарәт?
Билгеле булганча, 1995 елга кадәр җирле үзидарәләр «авыл советы» дип йөртелә иде. 2003 елдан «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 131 Федераль закон кабул ителеп, муниципаль реформа башланды. Авыл советлары – «авыл җирлекләре», ә җитәкчеләре – «авыл җирлеге башлыгы» дип аталды. Үзгәрешләрдән соң барлык җаваплылык авыл җирлекләренә күчте. Бүген җирлек башлыкларының вәкаләтләре бик күп. Авылда кеше туганнан башлап соңгы юлга озатканчы барлык эшләр алар җилкәсенә төшә.
Арча районының Яңа Кенәр җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин әйтүенчә, алар иртәнге 7 дән алып кичкә кадәр халык проблемаларын кайгырта.
– Су, юл, ут, чүп мәсьәләләре, инфраструктураны карау өчен программаларда катнашу, үзара салым, кешеләргә документлар белән ярдәм итү, мәет җирләү, хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләре белән эшләү, гуманитар ярдәм җыю… Бу закон кабул ителгән очракта, бары бер сорау кала: халык ничек яшәр? Бүген алар гап-гади генә мәсьәләне хәл итәр өчен дә район үзәгенә барырга тиеш булачак бит. Без эш табарбыз анысы, депутатлар да югалып кала торганнардан түгел. Ләкин бер бетергәннән соң аларны ничек итеп җыеп аласы булыр икән? – диде ул.
Хәзерге вакытта һәр муниципаль берәмлек халык җыеннарында, җирле референдумнарда, җирле үзидарә органнары аша үз җирлекләрендәге иң мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итә. Һәр муниципалитет ел саен үз бюджетын кабул итә, аны үзе теләгәнчә тота, үзара салым акчасын да авылның кирәк-ярагы өчен тота. Закон кабул ителгән очракта барлык муниципалитетлар, кече авыллар, шәһәрләр мөстәкыйльлеген югалтачак.
Кайбыч район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аңлатуынча, хәзерге вакытта авылларның сайлап куелган үз башлыклары бар. Закон проектында язылганча, авылларда «территориаль орган» булачак.
– Ягъни бер түбә, бер хуҗа астында эшләүче системага әйләнә. Хәзерге вакытта район башлыкларының вәкаләтләре бик төгәл билгеләнгән, ул – чыннан да үзен яхшы яктан күрсәткән механизм. Ә закон кабул ителгән очракта район башлыгы «администрация башлыгы»на әйләнә. Россия төшенчәсендә ул башкарма комитет органы булып тора. Ул район муниципаль округ эчендә берничә депутат арасыннан сайлап куела. Аның совет рәисе «штаттан тыш вазыйфада» була. Ягъни ул елга бер тапкыр килеп йөри торган кешегә әйләнә. Гомумән алганда, сайлау системасы юкка чыгарыла. Районга ялланган бер «җансыз» менеджер килеп утырачак. Халык белән мөнәсәбәте өзеләчәк тә, битараф системага әйләнәчәк. Икенчедән, территориаль органның бернинди дә вәкаләте дә калмаячак, авыл советының бюджеты да бетәчәк, – диде.
Рәмис Хәялиев фикеренчә, хәзер безгә бу яңа закон проекты турында гәп куертудан бигрәк, җирлек башлыкларының хезмәт хакларын, аларның абруен күтәрүне кайгыртырга кирәк.
Халык өчен зур югалту
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе китергән мәгълүматлар буенча, бүген республикада 956 муниципаль берәмлек бар, аларның 872 се – авыл, 39 ы шәһәр җирлеге, 7500 депутат эшли. Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин «ВТ» хәбәрчесенә интервью биргән вакытта яңа закон проектын хупламавын әйткән иде:
– Әгәр, чыннан да, җитди карарлар кабул ителсә, безгә инде закон белән килешергә генә кала. Тик шуны истә тотарга кирәк: җирле үзидарә ул – кешеләргә иң якын хакимият. Аны саклап калу мөһим. Безнең төбәк өчен бу закон туры килеп бетми. Әйтик, Ярославль өлкәсендә бер җирле үзидарәгә 56 авыл керә. Алар кечкенә, авыллар арасында юллар юк, җитәрлек дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелми, программалар эшләми. Ә бездә бит гөрләп торган авыллар күп. Бездә әле бер яки ике авылдан гына торган 150–200 ләп җирлек бар. Арча районы берничә ел элек җирлекләрне берләштерү буенча тәҗрибә үткәргән иде. Ул вакытта алар 29 авыл советыннан 17 не генә калдырдылар. Әле алар да «ашыктык» диләр, чөнки һәр җирлекнең үз җитәкчесе бар, ни булса да халык ярдәм сорап аның янына бара. Бүген авыл советының 21 вәкаләте бар. Болар барысы да район җитәкчелегенә күчәчәк дигән сүз. Ә хакимият башлыгы ул авылларга кайчан барып җитәчәк? Шуңа күрә авыл советларын бетерү халык өчен зур югалту булачак.
Нинди закон?
Исегезгә төшерик: «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» закон проектын Федерация Советының Конституция законлылыгы һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас белән Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законлылык комитеты рәисе Павел Крашенинников әзерләде. Аны беренче укылышта 2022 елда ук кабул иттеләр. Ләкин, төзәтмәләр күп кертелү сәбәпле, документны әзерләү эше сузылды һәм депутатлар әлеге проектка кабаттан быелның көзге сессиясендә генә әйләнеп кайттылар.
Закон кабул ителгән очракта, беренче баскычтагы (шәһәр һәм авыл җирлекләре турында сүз бара) муниципалитетлар бетерелеп, шәһәр һәм муниципаль округлар белән җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасына күчәчәк. Гади генә итеп әйткәндә, авыл һәм шәһәр җирлекләрен бетереп, аларны үзәкләштермәкчеләр. Проектның иң бәхәсле өлеше дә менә шул.
Узган атнада бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышында тикшерделәр. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов авыл җирлекләрен таркатырга ярамаганлыгын әйтте.
– Җирлекләр һичшиксез булырга тиеш. Алар – хакимиятнең аерым бер баскычы бит. Күз алдына китерегез: хәзер һәр сайлаучыга теләсә нинди мәсьәлә буенча район үзәгенә барырга кирәк булачак, – дип белдерде депутат.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә ишетерлек итеп әйтте.
– Барыбыз да беләбез: илебез бик зур һәм аның белән бер генә өлге буенча идарә итеп бетереп булмый. Әлбәттә, үзгәрешләр булды, бар һәм булачак. Моны аңлап кабул итәргә кирәк. Теге яки бу төбәктә халык саны аз икән, аларга (безгә түгел) – нәкъ менә шундый җирлекләргә – яңа идарә итү системасына күчү хокукын бирергә кирәк. Без моңа каршы түгел. Әмма халыктан сорамыйча, аларга мондый карар кабул итү хокукын кем биргән? Бу эш белән муниципаль берәмлекләргә гомумән кагылышы булмаган кешеләр шөгыльләнә. Шәхсән мин өч муниципаль берәмлектә төрле вазыйфаларда эшләдем. Һәрвакытта да халык фикеренә таяндым. Халык белән эшләргә телисең икән, моның башка юлы да юк, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада закон проектын тәкъдим иткән Дәүләт Думасы депутатларының профессиональ дәрәҗәсен һич кенә дә шик астына куймыйлар. «Әмма алар бу мәсьәләләрдә халык белән эшләп карамаган. Бүгенге кебек махсус хәрби операция шартларында илебез бердәм булырга тиеш. Без исә кайсы система дөресрәк булуы турында бәхәсләшергә мәҗбүр. Район, шәһәр дәрәҗәсендә билгеләнәчәк җитәкчеләр кемнәр соң алар? Алар муниципаль берәмлек өчен җаваплылык тоймаячак. Бүген бар вазыйфага билгеләгәннәр, иртәгә – юк. Ә халык сайлап куйган җитәкче читтән килгән кеше түгел. Ул халык белән бергә яши, аларны нәрсә борчыганын белә. Нәрсә, илдә башка проблема беткәнме әллә? Халык белән ничек элемтә урнаштырырга? Без таянган кешеләр булмый икән, элемтә дә булмаячак», – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләдә төбәкләргә сайлау хокукын бирергә кирәк.
– Тәкъдим бар икән, бергәләшеп фикер алышыйк. Вячеслав Володин – зирәк кеше, ул субъект дәрәҗәсендәге хакимият органнарын узган, мондый бәхәсләргә урын калдырырга ярамый. Бу мәсьәләдә нинди генә карар кабул ителсә дә, без аны үтәячәкбез, әлбәттә. Әмма барлык карарлар да халык, дәүләт файдасына булырга тиеш, – диде ул.
Татарстан бу очракта Мәскәүдәге депутатларга каршы килү түгел, ә алар тәкъдим иткәнне файдалы итеп төзәтү ягында. Республика тәкъдим итә торган төзәтмәләр, нигездә, кайбер билгеләмәләрнең төгәл булмавына һәм яңа вәкаләтләрнең финанс яктан тәэмин ителешенә карый. Мисал өчен, Татарстан парламентарийлары, муниципалитетларның вәкаләтләрен төгәл билгеләп язарга кирәк, дип саный. Яңача эшләргә тиеш булган аппарат турында да ачык аңлатма юк. Шулай ук, яңа вәкаләтләрне финанс яктан тәэмин итүнең бердәм нормаларын күрсәтү мөһим. Болардан тыш, республика хәзерге модельнең кайбер тәртипләрен саклап калуны сорый.
Шулай итеп, 28 ноябрьдә Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару буенча комитеты икенче укылышка яңа закон проектына төзәтмәләрне хуплады. Утырыштан соң журналистлар белән аралашканда Павел Крашенинников Татарстанда җирле үзидарә системасы яхшы эшләвен, кадрлар кытлыгы булмавын ассызыклады.
– Ләкин бу бөтен төбәкләрдә дә алай түгел. Закон кабул ителгәннән соң, җирле үзидарә органнарын оптимальләштерү һәм стандартлаштыру хисабына идарә итүнең нәтиҗәлелеге артачак, – диде проект авторы.
Әлеге вакытта илнең 20 төбәгендә бер баскычлы система эшли, тагын 25 е киләсе елдан күчәргә планлаштыра. Гомумән алганда, күчеш чорын 2035 елга кадәр озынайттылар. Шушы вакытка кадәр бюджет, салым, сатып алуларга (закупки) бәйле закон чыгаруны федераль дәрәҗәдә карарга ниятләүләрен әйттеләр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat