БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
9-16 декабрь аралыгында кибетләрдә яшелчәләрнең бер өлеше кыйммәтләнгән. Шулай ук бәя арту тавык йомыркасы һәм тавык итенә дә кагылган.
Азык-төлек бәяләренең артуы Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә. Аерым алганда, бер килограмм кыяр – 193,73 сумнан 217,42 сумга, ә помидор 214,20 сумнан 227,06 сумга арткан. Кәбестә бәясе – 6,80 процентка, ягъни 37,87 сумнан 40,45 сумга кыйммәтләнгән. Тавык йомыркасы һәм тавык ите 2,69 һәм 2,28 процентка арткан. Телгә алган продуктлардан тыш, дуңгыз ите, туңдырылган балык, атланмай, маргарин һәм каймак бәяләре дә 1 процентка кыйммәтләнеп өлгергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Исәнбай авылында гомер кичерүче каләм остасы Фәридә ҖӘМИЛЕВАның «Гомер ике килми» дип исемләнгән тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде. Бу китап – шагыйрәнең тиздән булачак 75 яшьлек юбилеена зур бүләк.
Түбән Кенә авылында яшәүче, күптән түгел йөз яшен тутырган мәгариф ветераны Рәйсә ханым Гәрәева шулай ди.
Аш-су әзерләүне көнбагыш маеннан башка гына күз алдына да китереп булмый.
Күпләр авылдан китеп, шәһәрдә рәхәт тормыш эзләгәндә, Адилә һәм Рәфит каланы салага алыштырган. Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында күңелләренә тынычлык бирерлек, гаиләләренә ризык китерерлек шөгыль тапкан. Үз эшләрен ачып җибәргәннәренә сөенеп бетә алмыйлар.
Бу көннәрдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чувашия молодая» рәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Ул бер ай дәвам итәчәк. Биредәге рәсемнәрдә чуаш халкының милли традицияләре, гореф-гадәтләре чагылдырылган. Татарстанның чуаш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе урынбасары Константин Малышев әйтүенчә, мондый чараларга яшьләр бик теләп йөри.
Төмән өлкәсенең Вагай районында яшәүче милләттәшләребез Муса Җәлилгә һәйкәл куярга хыяллана.
Соңгы вакытта яшьләрне һөнәргә өйрәтү, хезмәт базарын кирәкле белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе телдән төшми.
Яз ел саен көтмәгәндә килә.
Фикер өстәү
Фикерегез