Фаҗига кичә төнлә Казанның Яңа Аракчино бистәсендә килеп чыккан
Казанның Яңа Аракчино бистәсендә “ватрушка”да шуу фаҗига белән төгәлләнгән. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, кичә төнге икенче яртылар тирәсендә “Ашыгыч ярдәм”гә ярдәм кирәклеге турында хәбәр кергән. Бу хәлне үз күзләре белән күреп торучылар кызның Вокзал аръягы урамында 116нчы йорт тирәсендә коймага килеп бәрелүен әйткән.
20 яшьлек кыз башы бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган. Ни кызганыч, биредә ул ярты сәгатьтән соң җан тәслим кылган. Һәлак булган кызның Идел буе спорт академиясендә укыганлыгы мәгълүм.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat