Зеленский Россия белән сөйләшүләргә әзерлекне раслады

Украина Президенты Владимир Зеленский белдергәнчә, ул Трамп белән очрашканнан соң, Киевка «Россия белән сөйләшү форматына күчәргә» кирәк.

Сәясәтче Мәскәү белән тыныч сөйләшүләр алып барырга теләк белдерде. Аның сүзләренчә, Дональд Трамп белән очрашудан соң ул түгәрәк өстәл артына утырырга һәм конфликтны җайга салу турында фикер алышырга әзер.

Бу хакта Владимир Зеленский Associated Press агентлыгына интервьюда белдерде.

«Мин сөйләшүләр өстәле артында Кушма Штатлар, Украина һәм Россияне күрергә теләр идем. Евросоюз тавышы шулай ук ишетелергә тиеш. Минемчә, бу гадел, нәтиҗәле булыр иде. Ләкин моның ни белән бетәчәген мин белмим «, — диде Зеленский.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү