Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү каралган

Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп һәм балалар бакчасы төзү каралган. “Реальное время” хәбәренә караганда, Чаллыда, Казан, Әгерҗе, Минзәлә һәм Буада 5 яңа мәктәп пәйда булачак. Шулай ук Кукмарада узган елда башланган башлангыч сыйныфлар бинасын төзүне төгәлләү күздә тотыла. Алар “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысасында төзелә. Әлеге проектларны гамәлгә ашыруга 1,4 миллиард сум каралган.

Моннан тыш дүрт яңа балалар бакчасын төзү, шулай ук Апас бистәсендә балалар бакчасын төзү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Бу корылмалар да “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасына,  “Гаилә” илкүләм программасына кертелгән. Моның өчен 741,5 миллион сум бирелгән.

Исегезгә төшерәбез: Чаллыда “Мәләкәс аръягы” торак комплексында 22 микрорайонда 1224 укучы сыешлы яңа мәктәп калкып чыгачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү