Әби-бабаларыбызның, нәсел-нәсәбебезнең тамырларын белү ни өчен кирәк? Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Бу сорауларга җавапны «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында эзләделәр.
Нәсел тарихы – ил тарихы
Әлеге бәйгене моннан ун ел элек Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин оештырып җибәргән.
– Бу эшкә без һәр кеше җиде буын әби-бабасын белсен, нәсел тарихын өйрәнсен дигән теләк белән тотындык. Аннан соң, күп кеше ике буын туган, өч буын туганнарын да рәтләп белми. Тарих төпкелендә актарына торгач, алары да килеп чыга, туганнарын белсеннәр, күбәйсеннәр, дидек. Бергәләп яшәү күңеллерәк тә, җиңелрәк тә бит. Көннәрдән беркөнне кеше: «Бу якты дөньяда мин ялгызым гына калдым», – дип әйтерлек булмасын. Ә андыйлар, ни кызганыч, шактый күп, – диде ул.
Татарстанның ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова мондый чараларның тарихи яктан да әһәмияте булуын искәртте.
– Нәсел тарихы – авыл тарихы, ә авыл тарихы – ил тарихы дигән сүз. Нәсел-нәсәпнең нинди булуы тормышта да зур роль уйный. Элек туганнарны җыеп өмәләр үткәргәннәр, шатлыкта да, кайгы-хәсрәттә дә бер-берсенә терәк булганнар. Берәр ярамаган эш эшләнсә: «Нәселдә булмаганны!» – дип битәрләгәннәр. Нәсел абруен бергәләп саклаганнар.
Аңлашыла ки, шәҗәрә төзү дигәндә, таякның юан башы архив идарәләренә төшә. Чөнки тарих төпкелендә казына башласаң, кирәкле документларны юнәтергә иң беренче шушы оешмага юл тотасың. Шунысын искәртеп үтик: архивта документларның 1926 елга кадәр булганнары гына саклана, аннан соңгылары – ЗАГС бүлекләрендә.
Татарстанның Архив эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Илдарханова-Балчыклы соңгы елларда яшь буынның нәсел тарихы белән күбрәк кызыксынуын әйтте.
– Халыкны кузгату, берләштерү өчен мондый бәйгеләр үткәрү бик мөһим, – диде ул. –Шушы ысул белән без тарихи мирасны киләчәк буынга тапшыра алабыз. Әйтергә кирәк, яшьләр шәҗәрә төзү белән елдан-ел күбрәк кызыксына, дин әһелләре дә, галимнәр дә аңа тартыла.
Быел «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе нигездә Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак. Димәк, сугыш кырында ятып калган, исән-сау кайтып, тыныч тормышта эшен дәвам иткән әби-бабаларыбыз турында тагын да күбрәк мәгълүмат алачакбыз дигән сүз бу. Ә аларның кылган батырлыкларын мәңгеләштерү бик кирәк.
Конкурс 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Оештыру комитетына төрле ысулда эшләнгән гаилә шәҗәрәсен, нәсел турында бер битлек инша, материалларны әзерләүче турында белешмә һәм фотосурәтләрне тапшырырга кирәк. Шәҗәрәне 420025, Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 нче йорт адресы буенча китерергә яисә электрон рәвештә kitaphane.gailya@yandex.ru адресы аша тапшырырга була.
Конкурска йомгак 27 апрельдә ясалачак.
Шәҗәрәне төзү эшен нидән башларга?
Бу сорауга «Ядкәр» генеалогия үзәге» рәисе Айсылу Галиева җавап бирде.
– Без – татарлар өчен шәҗәрә төзү катлаулырак. Чөнки архивтагы документлар төрле графикада сакланган. Архивка килгән кешегә аларны күрү мөмкинлеге булса да, гарәп, латин хәрефләре белән язылганнарын бар кеше дә укый алмый. Шуңа күрә дә без «Ядкәр» генеалогия порталын булдырырга карар кылдык. Бу – республикада яшәүче һәр кешенең шәҗәрәсе цифрлаштырыла һәм порталга куела дигән сүз. Әлегә кызу эш бара. Порталны 2027 елда әзерләп бетерергә планлаштырабыз. Бу – 112 млн тирәсе документны тәрҗемә итәргә кирәк дигән сүз, – дип сөйләде ул. – Шәҗәрә ясау өчен бик күп вакыт һәм белем кирәк. Кайчак бер шәҗәрә төзү эшенең 6 айга кадәр сузылуы бар. Әмма портал ачылганнан соң 2–3 сәгать вакыт та җитәр дип уйлыйбыз. Порталдан һәркем үз шәҗәрәсен бушлай ала алачак.
Әлеге эш барышында кызыклы фактларга да тап булганнар.
– Мәсәлән, бездә «элек кызлар иртә кияүгә чыккан» дигән фикер яши. Баксаң, башлыча 18 яшьтә тормыш корганнар булып чыкты. 17 дән кияүгә чыкканнары берән-сәрән генә. Егетләр иң иртә дигәндә 20 яшьтә өйләнгән, – дип сөйләде Айсылу Галиева.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat