Әзһәр Шакировка 85 яшь: «Мин бу кадәр озак яшәрмен дип уйламаган идем»

Ул сагышлы да, шаян да. Аның «Үскәнем…» дип башлап әйткән һәр җөмләсендә тирән мәгънә бар. Ул – кечкенә авылның зур шәхесе, легендар «щепкинчы»ларның иң яше, йөздән артык образны үзе аша үткәргән актер, халкының яраткан артисты, милләте өчен янып яшәүче ил агасы. Бу сүзләрнең Татарстан һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров турында булуын аңлагансыздыр.

Ташлыяр егете

…Зур артистның кечкенә генә Ташлыяр авылында (Азнакай районы) тууы турында да, татарның тагын бер күренекле артисты Нәҗибә Ихсанова, ә ул чакта кечкенә Нәҗибә белән авылдан чыгып чабулары турында да ишеткәнегез бардыр. Укырга керәм, дип, Ташлыярдан яланаяк чыгып киткән бу икәү үзләренең чын Артистлар, татар халкының яраткан шәхесләре булачакларын күз алдына китерделәр микән? Бу хакта хыялландылар микән? «Үскәнем, сәхнә озын буйлыларны ярата, ә синең буең кечкенә», – дип, Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесының татар курсына чак кына алмыйча калдыра язганда, авыл баласы ниләр кичерде икән?

«Йомычка»чы

…Аптырап тормаган тагын үзе. «Үсәм, үсәм мин, абый. Вәгъдә бирәм!» – дигән ул буен ошатмаган комиссия әгъзасына. Һәм вәгъдәсендә торган. Бу вакыйгаларны «щепкинчы», үзе әйтмешли, «йомычка»чыларның берсе, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да хәтерендә яңартты. Сабакташларын юбилее белән котларга Татарстан һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфи белән килгән иде алар. Кайчандыр сәхнә тутырган «щепкинчы»лар өчәү генә калган инде…

– Мин бу ике кешегә безне ачлыктан коткарулары өчен дә рәхмәтле, – диде Рабит Батулла. – Шәрәфи поездлар составының капчык-капчык бәрәңге китереп ташлаганнарын көтеп тора да, шуннан бәрәңге урлап алып кайта. Ә Әзһәр берзаман симерә дә симерә, үсеп тә китте. Без аптырыйбыз – ашарга юк бит. «Мин бушка ашата торган урын таптым», – ди бу. Шуннан без – 22 «йомычка»чы аның артыннан бер кафега киттек. Анда туралган ак ипи белән чәй алырга була икән. Ипине авызга тутырабыз, аннан аз гына чәй кабабыз… Берзаман ипи бетте, кешегә җитми калды. Шуннан соң сәбәпнең нәрсәдә икәнен белеп алдылар да бушка ипи куймый башладылар. Әзһәр шулай итеп ярты ел буе тамагыбызны туйдырды.

Ә хәзер Әзһәр Шакиров – Камал театрының иң өлкән артисты. Бу турыда, уенын-чынын бергә кушып, Равил Шәрәфи дә искә төшерде.

– Моннан шактый еллар элек Әзһәргә багышлап эпиграмма язган идем:

«Щепкинчы»лар арасында

Иң яшебез син идең.

Иң акыллы, иң хәйләкәр,

Иң картыбыз син бүген.

Хәзер инде, чыннан да, театрда иң карт кеше ул – Әзһәр. «Щепкинчы»лардан да театрда ул гына. Яшьләр, үрнәк алыгыз! Сез дә әнә шундый яшькә җитеп, үзегезнең буынны булдырыгыз! – дип теләде ул.

Халык мәхәббәте

…Әзһәр Шакировның үсеп, Казанга әйләнеп кайтып, Камал театрында эшли башлавына алты дистә елдан артып киткән. Шушы дәвердә ул 120 дән артык гаҗәеп роль башкарган. Билгеле, талант рольләрнең саны белән түгел, халык мәхәббәте белән үлчәнә. Әзһәр Шакировның халкының яраткан артисты булуын юбилей тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да искәртте.

– Сез – халкыбызның иң танылган һәм яраткан артистларының берсе. Сезнең бай иҗат һәм тормыш юлыгыз – табигать биргән олы талантка, татар театр сәнгатенә, гомумән алганда, татар халкына тугрылык билгесе, – диде ул. – Сез әле дә сәхнәдә, әле дә яшьләр белән тәҗрибә уртаклашасыз. Алтмыш елдан артык театрга хезмәт иткән дәвердә милли сәнгатебезгә бәһасез өлеш керткән шәхес сез!

Тәҗрибә, димәктән, күпләр өчен остаз, укытучы да ул – Әзһәр Шакиров. «Әзһәр Шакиров мәктәбе»н узучыларның берсе – театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

– Миннән еш кына: «Әзһәр абый белән эшләү чыннан да авырмы?» – дип сорыйлар. Авыр гына түгел, бик авыр. Әмма мин аңа бик рәхмәтле. Әзһәр абый белән эшләгәндә, минем профессиональ мускулларым ныгыды. Аның белән эшләгәннән соң мин бер генә артист белән дә эшләргә курыкмыйм. Русмы ул, французмы, кытаймы – мин Әзһәр абый мәктәбен үткән кеше. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере. Билгеле, ул режиссерныкы белән кисешмәскә мөмкин. Әмма нәтиҗәдә ул образын үз уйлары, эчке кичерешләре белән шулкадәр тулыландыра ки, аның алдында баш иясе генә килә! – диде режиссер.

Ир

…Артист кешенең төрле чагы була. Кайчак, сәхнәгә чыккач, әйтергә тиешле сүзләр дә онытыла. Әзһәр Шакиров белән дә була андый хәлләр. Беренче тапкыр сүзләрен тамашачылар арасында башкалардан аерылып торган, искиткеч гүзәл туташны күргәч оныта ул. Телсез калдырган туташ исә соңыннан аның тормыш иптәше Саҗидә ханым була.

Гомере буе өзелеп сөя, ә иң мөһиме – хөрмәт итә ул аны. Ярамаган эшләр эшләп ташласа, «Саҗидә апагыз ачуланыр, сүгәр, орышыр, авыр сүз әйтер инде», – дип өзгәләнә. «Нәрсә әйтергә мөмкин соң ул сезгә?» – дип сорагач, «Шакиров, ты неинтересен!» – дип җавап кайтарган… Һәм һәрвакыт: «За каждым великим актером стоит величайшая женщина!» – дип кабатларга ярата икән Әзһәр абый.

Милләт улы

…«Мин кулымнан килгәнчә халкыма хезмәт иттем». 85 яшьлек юбилеенда Әзһәр Шакиров халкы турында әйтми кала алмый иде. Аның гомере буе татар милләте, халык язмышы, аның киләчәге өчен җан атып, кайгырып яшәвен, милләт язмышына кагылышлы һәр чарада актив катнашуын беләбез. Хәер, аның үз милләтенә, туган теленә карата мөнәсәбәтен вак кына вакыйгалар да чагылдыра. «Берсендә без гастрольләр белән Лондонга бардык. Бөтен артистлар тырыша-тырмаша инглизчә сөйләшә. Ә Әзһәр абый бөтен кешегә татарча эндәшә. «Әзһәр абый, син хәзер телне тулысынча өйрәнә алмассың инде, ләкин «yes» белән «no» сүзләрен генә әйтеп була бит инде!» – дибез. Ә җавабы, әлбәттә, нәкъ Әзһәр абыйча булды: «Үскәнем, ни өчен мин аларның телләрен өйрәнергә тиеш? Алар минекен өйрәнсеннәр», – дип искә алды шундый вакыйгаларның берсен Татарстанның халык артисты, Камал театры актеры Искәндәр Хәйруллин.

***

85 яшен тутырган, бу гомернең 65 елга якынын театрга хезмәт иткән артист үз тормышына үзе нинди бәя бирә соң?

– Мин бу кадәр озак яшәрмен дип уйламаган идем. Гомерем буе театрда эшләрмен дип тә күз алдыма китермәдем. Сизелми дә үткән гомер… Инде татар милләте юкка чыга дигән вакытларда да мин, булдыра алганча, әмма ихлас күңелемнән милләтемә хезмәт иттем. Меңләгән кешегә татарның бөеклеге турында сөйләдем. Безнең халык яшәр ул, безгә Аллаһ булышыр. Әйдәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк, театрыбызны киләчәктә дә ихтирам итсеннәр өчен тырышыйк!

Әти-әни артист профессиясенең нәрсә икәнен каян белсен, алар түгел, мин үзем дә аны яхшылап белми идем. Әгәр врач яки укытучы булам дисәң, алар аңларлар иде. Үз гомерендә радио тыңламаган, чын артистны күрмәгән кеше ничек инде минем артистлыкка укуымны кабул итсен?! Артист булырга укырга керүемне әти-әнигә әйтергә оялдым. Инде белгәч, Аллага шөкер, каты бәрелмәделәр, авыр сүз әйтмәделәр. Театрда эшләгәндә әти бик нык авырып киткәч, Азнакайга кайтып, өйгә табибларны чакырып, әтигә консилиум җыйгач, УЛ МИНЕ ЗУР КЕШЕ ДИП КАБУЛ ИТТЕ. Әнигә исә бервакыт радио тыңлатканнар. Мин хикәя укыйм икән. Италиядән туган иленә кайтып барган татар карчыгы турында. Бу карчык үзенең хыялын тормышка ашыра алмый, юлда үлеп кала. Әни елый да елый икән. «Балакайларым, мине башка чакырмагыз, үзәгем өзелә», – дип әйткән. Тавышны ишеткәч, мине сагынып елагандыр, күрәсең.

***

Системага каршы чыккан театрның булганы юк дисәк тә, ялгыш булмас. Дөреслекне әйткән саен сәяси басым көчәя генә бара. Безнең заманда Таганка театры бар иде. Аның язмышы болай булды: режиссерын кудылар, чит илгә киткәч, кире кайтырга ирек бирмәделәр. Коммунистлар партиясенең көче беткәч, СССР җимерелгәч кенә кайтты ул. Безнең театрның максатын мин милләтне саклап калуда күрәм. Татар театры үз милләтең белән горурлану хисләре уятырга тиеш. ҮЗ ТЕЛЕН ОНЫТКАН, АННАН ВАЗ КИЧКӘН ТАТАР МИНЕМ ӨЧЕН ТАТАР ТҮГЕЛ. Әмма бу хакыйкать дәүләт дәрәҗәсендә аңлатылырга тиеш. Әгәр андый аңлату эшләре алып барылмый икән, димәк, ул дәүләт булып җитешмәгән әле. Милли рухны мәктәп, театр, әдәбият, сәнгать аша тәрбияләп була.

***

Татар талантларга бай ул. Кайсы гына театрны алма, Россиянекеме ул, чит илдәме – иң төп рольләрдә татарлар уйный. Татар милләте нинди генә театрны туендырмый. Ул турыда уйлаган кеше бармы? ТАЛАНТЛЫ ТАТАР БАЛАСЫ РУС МӘДӘНИЯТЕНӘ КҮЧӘ ИКӘН, МИНЕМ ӨЧЕН БӘХЕТСЕЗЛЕК МЕНӘ ШУШЫ. Талантларны саклап калу өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшләргә кирәк.

***

Яшьләр күп вакыт яңалыкны интернеттан ала. Ул безнең табигатькә, рухка ятамы – бусы инде икенче мәсьәлә. Яшьләр эзләнсен, иҗат итсен, ләкин бер әйберне онытмасыннар: яңалык милли рухыңа, әдәбиятыңа ни дәрәҗәдә тәңгәл килә, башта шуны ачыкларга кирәк. «Үзгәреш җиле»н алыйк. Аның музыкасын Мәскәүдән килгән башка милләт вәкилләре эшләде һәм өлге итеп Европа музыкасын алды. Бу өлге татар музыкасында милли рухны юкка чыгарды. Әллә Салих Сәйдәш чит ил музыкасын өйрәнмәгән, аларны тыңламаганмыни? Ләкин бит өлге итеп чит мәдәниятне алмаган. Европа дәрәҗәсендәге татар музыкасын тудырган! Бу – бик катлаулы юл. МОНЫҢ ӨЧЕН ТАЛАНТЛЫ БУЛУ ГЫНА ҖИТМИ, ҖАНЫҢДА ТАТАР МОҢЫ ЯТУ КИРӘК.

 Төрле елларда «ВТ»да дөнья күргән әңгәмәләрдә

Әзһәр Шакиров әйткән фикерләр

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү