Аш-су әзерләүдән калган калдыклар ярдәмендә ничек итеп бакча уңышын арттырырга?
Тәҗрибәле бакчачылар ашламаны сатып алып мәшәкатьләнми. Аларны эзләп әллә кая барасы да юк: иң файдалысы – аш-су бүлмәсендә генә. Тырыш, уңган хуҗабикәләр һәр көн саен төрле калдыклар җыю хәстәрен күрә. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Йомырка кабыгы. Чи йомырканыкы әйбәтрәк: файдалы матдәләре күбрәк чөнки. Помидорны, чәчәк кәбестәне шуның белән ашлыйлар. Йомырка кабыгы исләнмәсен өчен башта кайнар су белән пешекләргә һәм киптерергә кирәк. Шуннан соң, төеп, кәгазь капчыкка тутырырга. Полиэтилен капчыклар кулай түгел: юкса парланачак.
Йомырка кабыгы әкәм-төкәмнән, сукыр тычкан, кыр тычканы, колорадо коңгызы кебек чакырылмаган “кунаклардан” да коткара. Шул ук вакытта аны борчак, кыяр, бакча җиләге һәм ташкабак яратмый.
Суган кабыгы. Кабыкны кайнар суда пешереп, 1-2 көн тотарга. Үсентеләрне тукландыру өчен төнәтмәсен кулланалар. Борыч, помидор яки кыяр утыртканда, һәр төпкә берәр уч кабык салып калдыру бик әйбәт. Карлыган, крыжовник, алмагач, чия төпләренә күмеп калдыру да уңышны арттырачак.
Бәрәңге кабыгы. Редис, торма, сарымсак, суган, кыяр, ташкабак, кабак һәм кавын өчен ашлама сыйфатында бик тә ярап куячак. Кабыкны, киптереп, казыр алдыннан түтәлгә таратырга. Бәрәңге кабыгы карлыган уңышын да арттыра әле: моның өчен кабыкны куак төбенә күмеп куярга кирәк.
Цитрус. Мандарин һәм банан кабыгын киптереп, целлофан капчыкка тутырырга һәм җылыткыч батарея өстенә куеп сакларга мөмкин. Утыртканда, һәр үсемлек төбенә бер-ике мандарин яки банан кабыгын салып калдырырга. Мандарин кабыгы күп кенә бөҗәкләрне куркытырдай эфир майларына бай. Аларны карлыган, крыжовник, кура җиләге, кара бөрлегән куаклары тирәсенә салып чыгарга кирәк.
Көнбагыш кабыгы. Мүлчә өчен бик әйбәт. Кызыл туфракта, комлы балчыкта кулланырга мөмкин. Җирнең уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә.
Икмәк кисәкләре. Икмәк-күмәч сыныкларын турап, җылыткыч батарея өстендә яки газ мичендә киптерергә. Капчыкка тутырып сакларга. Утыртканда, үсемлекләр төбенә салырга: чүпрә туфракны яхшырта, уңдырышлылыгын арттыра. Томат, кыяр, борыч һәм баклажан утыртканда, төбенә 1-2 сохәри салып калдырырга.
Чәй түбе. Банкага җыеп барырга мөмкин. Үсемлекләр өчен кирәкле азотка бай. Акрынлап кына таркалуы сәбәпле, үсентеләр файдалы матдәләрен әз-әзләп куллана. Казыганда, туфракка кертелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat