Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар: Шагыйрь җанлы җырчы

Уникаль тавышлы җырчы. Музыка сәнгатендә аяклы энциклопедия. Үзенчәлекле шигырь-хикәяләр авторы, рәсем остасы. Болар барысы да – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев турында.

Георгий Ибушев – бик сирәк очрый торган, югары регистрдагы тенор-альтино тавыш иясе. Андыйларны көмеш тавыш дип тә әйтәләр. Көмеш тавыш исә – өченче октава фа нотасын да алу дигән сүз. Менә шушы уникальлеге, олы таланты, һәр әсәрне тирән тоемлавы аны югары профессионаллар рәтенә күтәрә.

Аның репертуарында 600 дән артык әсәр бар. Иҗаты байлыгы, төрлелеге, тирәнлеге белән сокландыра. Опера арияләре, романслар, чит ил классикасы, рус классикасы, татар, башкорт халык җырлары, керәшен җырулары… Bel canto вокал мәктәбен, классик һәм фольклор әсәрләрне үз иҗатыңда чагылдыра алу өчен дә уникальлек, оригинальлек кирәктер…

Георгий Ибушевның тамашачысы күпкырлы. Берәүләр аның башкаруында Моцарт, Штраус, Шуберт, Пуччини, Вивальди, Чайковский, Римский-Корсаковны, Рахманиновны тыңларга килсә, икенчеләре нәкъ менә Георгий Ибушев башкаруында Салих Сәйдәшев әсәрләрен – «Батырҗан җыры»н (Сибгат Хәким сүзләре), «Без кабызган утлар», «Кандыр буе» җырын (Кәрим Тинчурин сүзләре) яисә Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Сара Садыйкова, Хөснул Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров һәм башка композиторларның җырларын ишетергә дип килә. Сүз уңаеннан, Георгий Ибушев – әлеге композиторларның күп кенә әсәрләрен беренче башкаручы да әле. Ә кемгәдер фольклор якын, керәшен җыруы тансык икән – Георгий Ибушев репертуары бу яктан да бик бай. Анда татар халык җәүһәрләре – «Су буйлап», «Наласа», «Олы юлның тузаны» кебек үлемсез җырлар да шактый.

«Ни өчен тамашачы нәкъ менә Ибушевка мөкибән?» дигән сорауга җавап бик гади. Героебыз ихлас, гади, шул гадилеге белән гали. Шагыйрь Равил Фәйзуллин да аңа: «Ясалмалык юк бу кешедә. Садәлек, эчке чисталык, яхшы мәгънәдәге авылча беркатлылык… (…) Георгий Ибушев – чишмә тавышлы җырчы. Табигатьнең сирәк бүләге. Шулай булгач, аның кадерен белеп яшәү һәм иҗат итү сорала. Ә моның өчен акыл, белем һәм инану да кирәк. Георгийда боларның һәммәсе дә бар, минемчә. Җырчының йөзен аның репертуары билгели. Халык җырлары җәүһәрләре, классик композиторларның әсәрләре – менә аның иҗат мәйданы. Ышанычлы, ныклы юл. Бәхете (күбрәк без – тыңлаучылар бәхете) – җырда сезонлы кумир булу юлын сайламавы. Чорның һәм Җырның символы булырга омтылу күпкә максатлырак бит!» – дигән бәя бирә. Әнә шул максатка барганда, җырчы Татарстанның авыл-шәһәрләрен дә, Россия, чит илләрне дә гизә. Аның концертлары читтә яшәүче милләттәшләребезгә саф чишмә суы кебек тансык. Җыры ямьле, сүзе тәмле булганга…

Георгий Ибушевны үзенчәлекле шигырь-хикәяләр авторы дип әйткән идек бит әле. Илсөяр Иксанова аның иҗаты хакында: «Табигатьнең һәр сулышын тою, һәр бизәген күрә белү һәм шул күргән-тойганнарны төп-төгәл итеп сүзләргә салып, укучыга җиткерә алу җәһәтеннән мин аны танылган рус шагыйре Федор Тютчевка охшаттым», – дип яза.

Аның әсәрләрендә табигать күренешләре аша кешенең хис-кичерешләре чагыла. Мисалга «Көзге төндә» шигырен генә алыйк. Анда көзге җил һәм табигать күренешләре аша гомернең бик кыска булуы, төрле тормыш сынауларында үз йөзеңне саклап калырга кирәклеге бәян ителә. Автор нечкә күңелле, ул бөтен кешегә яхшылык тели һәм бу – аның иҗатының асылы, төп фикере дә:

«Ни сөйлисең тәрәзәмне кагып,

Аңлар, тыңлар диеп кагылдыңмы?

Әллә соң син тәрәз яктысына

Җылынырга диеп сарылдыңмы?»

Аның әсәрләре фәлсәфи, ул укучысын дөньяны үзенчә күрергә өйрәтә. «Рәшәләр эзлим», «Нигә мин тургай булмадым икән?», «Җиләктә», «Былтыргы аяк» – әнә шундый әсәрләр.

Георгий Ибушевны Тукай волонтеры дисәк тә, һич арттыру булмас. Менә инде дистә елдан артык ул, «Тукай моңы» циклын булдырып, Татарстан мәктәп-музейларында әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә. Ә бит иҗатында Тукай хәлиткеч рольне уйнаган дип тә әйтергә була. Хәер, сүзне үзенә бирик әле:

– Мәскәүдә Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышланган концертта җырладым һәм мине ишеттеләр… Соткилава, Козловский, Соловьяненко кебек бөекләр белән чыгыш ясау дулкынландырды, билгеле. «Әллүки»не җырладым. Ә тамашачы тын да алмый кебек. Җыр тәмам булды, әмма ник шунда берсе алкышласын! Бу бер мизгел генә икән, аннан әйтерсең лә зал шартлады: алкышларга, чәчәкләргә күмделәр. Ә концерттан соң гримеркага 5–6 кеше керде. «Нечаевтан соң көмеш тавышны башка ишетмәбез дип уйлаган идек», – диделәр. Бу бик югары бәя иде. Тукай җыры мине Союз масштабында танытты. Аннан инде үзем «Тукай моңы» циклын башлап җибәрдем. Иҗатым белән яшьләрне Тукайга якынайтасым килде. Үзең белгән белән бүлешәсе килә бит… Менә инде 40 ел Габдулла Тукай исемен йөрткән филармониядә эшлим. Безнең өчен Тукай ул – кояш. Һәм мин аңа хезмәт итүем белән бәхетлемен.

Равил Фәйзуллин аны шагыйрь җанлы җырчы дип атый. Ихлас шулай. Һәм ул Тукай премиясенә дә ихлас лаек.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү