Ркаил Зәйдулла: «Мине дә сайламасалар инде!»

Киләсе атнада татар әдәбиятының алдагы дүрт еллык язмышын хәл итәчәк зур чара – Язучылар берлеге корылтае көтелә. Җәмәгатьчелек әле дә «Берлек рәисе нинди булырга тиеш?» дигән сорауга җавап эзли. Ә соңгы дүрт елда әдәбият ничек үзгәрде соң? Үзгәрдеме, гомумән? Без әле кая барабыз? Сүзне Берлекнең бүгенге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирик, аның алдагы дүрт елга күзаллаулары белән танышыйк.

Әдәбияттагы үзгәрешләр турында

Без соңгы арада чорлар алмашын күзәтәбез. Ни кызганыч, өлкәннәр – бик затлы, тәҗрибәле язучыларыбыз китә. Ләкин, нишләтәсең, табигать кануннарына каршы килеп булмый. Әдәбиятка яңа кешеләр килә. Без элеккеләрнең әдәби традициясен дәвам итәбезме? Яки үзгә юллар эзлибезме? Бу сорауларга, әлбәттә, җавап табарга кирәк. Минемчә, безнең төп юлыбыз – традицияләрне дәвам иткән хәлдә яңа юллар эзләү.

Мин рәислек иткән дәвердә ике зур конкурс булды. Драматургиядән кала, барлык әдәби юнәлешләрне дә колачлады ул. Матди ягы да, шөкер, саллы булды. Татар әдәбияты тарихында андый зур бәйгеләрнең булганы юк иде. Ул безгә әдәбияттагы яңа тенденцияләрне күрсәтте. Алар нидәр гыйбарәт соң? Без велосипед уйлап табып маташмыйбызмы? Миңа калса, юк. Татар җирлеге, татар менталитеты дигән нәрсә бар. Ә татар халкы үзгәрүчән. Аның яшәеше дә, милли сыйфатлары да үзгәрә. Әдәбият та моннан читтә кала алмый.

Максат һәм чынбарлык турында

Рәис булып сайланганда, эш планым тәкъдим ителгән иде. Мин аны яңадан карап чыктым: язылганнарның 80–90 проценты тормышка ашкан икән. Билгеле, берникадәр үзгәрешләр булды. Мин, совет чорындагы тәҗрибәгә таянып, пропаганда бүлеге ачарга теләгән идем. Пропаганда бүлеге җитәкчесе, язучыларны туплый да, әйтик, кайсыдыр колхозга барып, аның белән килешү төзи, акча ала һәм язучыга гонорар түли – хикмәте шул иде аның. Язучылар берлеге әгъзасына – 16 сум, берлеккә кермәгәннәргә – 8 сум. Ул чакта артистларга да шулай түләнә иде. Әллә нинди атаклыларына да. Ләкин бу эшне хәзер торгызып булмый. Хәзер колхозлары да юк, завод-фабрикалар белән килешү төзү дә онытылган…

Пропаганданы гомумән алсак, хәзер аның мөмкинлекләре дә күп, ләкин әдәбиятны таныту, пиар мәсьәләсе аксый бездә. Китап чыга, тик ул турыда белми калалар.

Нәшрият төзү, әдәби тәрҗемә бүлеге булдыру һәм башка вәгъдәләремне үтәдем. Тәрҗемә җәһәтеннән, соңгы елларда төрки әдәбият белән безнең әдәбият арасындагы күпер тагын да ныгыды. Төрки илләрдә безне беләләр – мин моңа күпсанлы эш сәфәрләрем вакытында инандым.  Билгеле, күбесенчә классикларыбызны беләләр. Әмма без дә төрки илләрнең хәзерге буын язучыларын белеп бетермибез бит.

Яшьләр турында

Мин алардан бик үк канәгать түгел. Берлек эшенә яшьләрне күбрәк җәлеп итүне максат итеп куйган идем. Без алар белән эшлибез, аларга юл күрсәтергә тырышабыз, әмма әдәбият мәйданына атлыгып торучы фанат, фидакарь яшьләр юк диярлек. Алар күп була алмыйдыр да инде. Үземнең әдәбиятка килгән чакны хәтерлим: без дә күп түгел идек. Андый сәләт, андый омтылыш теләсә кемгә бирелми. Әдәбиятка соңрак килүчеләр дә, әйләнеп кайтучылар да бар. Фирдүс Гыймалтдиновны алыйк. Аның беренче хикәясен «Идел»дә эшләгәндә бастырган идем. Тәҗрибә туплап, әдәбиятка «кайтты». Ә прозага тәҗрибә бик кирәк.

Үкенеч турында

Мин үкенмим, тагын дүрт ел эшлисем бар бит әле. Кул җитмәгән эшләрне шунда дәвам итәрмен дип уйлыйм. Сайласалар. Мине дә сайламасалар инде (көлә).

Киләчәк турында

Шөкер, алмашка килерлек яшьләр бар. Әмма минем тагын бер срокка сайлану хокукым бар. Яшьләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп торам. «Ркаил абый, әйдә, үзеңә бирелгән вакытны тәмамла, аннан соң без карарбыз», – диләр. Шуңа күрә…

Ниятләр турында

Менә шушы юнәлештәге эшләрне дәвам итү – үзе үк озак елларга сузылачак зур бер проект. Яңа ниятләр дә бар, әлбәттә. Дөньядагы вазгыять үзгәрер дигән өметтә без. Ул чагында инде Америка һәм Европа мәйданына чыгарга тырышырбыз. Шул тарафка адымнар ясый башланды. Минем тагын бер хыялым – яңа татар әсәрләрен интернет аша тарату. Һаман кул җитми. Корылтайда яңа урынбасарлар сайлангач, ул эшне аларга йөкләячәкмен.

Без бит әле «Каһарманнар дәвере» проектын башлап җибәрдек. XVIII гасырдан алып бүгенгәчә татар каһарманнарын барлыйбыз. Язучылар заказга әсәрләр иҗат итә, соңыннан аларга дәүләт субсидиясе түләнәчәк. 10 бәян, 2 пьеса булачак. Аның инде күбесе язылды, май-июнь айларында «Казан утлары»нда чыга башлаячак. Әдәбиятны яңа әсәрләр белән баету максатыннан һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай йолдызлыгы» бәйгесен дә башлап җибәрдек. Марат Готыф улы (Әхмәтов. – Авт.) үзе тәкъдим итте. Заманалар авыр булгач, яңа бәйгегә акча сорарга кыенсынып йөри идем. Үзе тәкъдим итте, рәхмәт инде аңа!

Яңа рәискә теләк

Саулык-сәламәтлек телим. Хәрәкәттә – бәрәкәт.

Фикер

Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы:

– Татарстан Язучылар берлеге рәисе җиде таләпкә карап сайланырга тиеш. Ул, беренчедән, аек булырга, икенчедән, акча таба белергә тиеш. Өченчедән, рәис Берлек штатына үз туганнарын алырга тиеш түгел. Дүртенчедән, ул намуслы, бишенчедән, яхшы оештыручы булырга тиеш. Алтынчыдан, язучыларның тормышы һәм көнкүреше өчен шартлар тудырырга, җиденчедән, ахыргача татарларның хокукларын якларга тиеш.

(Язучылар берлегенең XVIII корылтаенда әйткәннәрдән)

Ләбиб Лерон, язучы, «Безнең мирас», «Мәдәни җомга» басмаларының баш мөхәррире:

– Мин күргән беренче рәис Гариф абый Ахунов иде. Ләкин миңа аннан соң килгән Туфан абый Миңнуллин белән иңгә-иң торып эшләргә насыйп булды. Һәм мин аны барлык рәисләр арасыннан аерып әйтер идем. Рабит Батулла әйткән сүзләргә килгәндә, мин алар белән килешәм. Ул совет чорында булган рәисләрнең таләпләренә туры килә. Таләпләр заман белән бергә үзгәрергә дә мөмкин, билгеле. Рәис кеше, акча юк, дип, кәеф төшереп утырырга тиеш түгел. Бер ишектән куып чыгаралар икән, икенчесенә керсен. Максатчан, тәвәккәл булсын. Һәм аның янында да шундый кешеләр булырга тиеш. Эленке-салынкы гына йөри торган, күз буяу белән шөгыльләнүче булдыксызлар түгел. Рәисләрнең кайберләре яннарына шундый кешеләр җыярга ярата иде. Безгә иң шәп рәис кирәк, аның янына иң шәп урынбасарлар, иң шәп коллектив кирәк. Шул очракта Берлек гөрләп торачак.

Рөстәм Галиуллин, язучы, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире:

– Безнең җәмгыятьтә җитәкчесе яшерен сайлау юлы белән билгеләнә торган оешмалар күп түгел. Шуларның берсе – Язучылар берлеге. Берлек рәисе үзенең кая барганын белә торган, әзерлекле, үз артыннан ияртә алучы юлбашчы булырга тиеш. Аннан соң, әдәбияттан читтә булган кешеләр бик аңлап бетермидер дә, әмма бездә иерархия үзгә. Язучылар арасында беренче урында акча да, дәрәҗә дә, медальләр һәм башкасы да түгел, язучының таланты, иҗаты тора. Шуңа күрә Берлек рәисенең оста язучы булуы да шарт дип саныйм. Әмма шул ук вакытта ул сүзе үтә торган, дәрәҗәле кеше булырга тиеш. Чөнки әлеге дә баягы финанс якны кайгырту кирәк.

Айдар Шәйхин, галим, Татар китабы йорты җитәкчесе:

– Язучылар берлеге рәисенә генә түгел, мәдәни өлкәдә җитәкче булган, татар мәдәниятен, башкалар белән аралашкан кеше ул, әлбәттә, зыялы булырга тиеш. Эчке зыялылыгы булырга тиеш аның. Әдәпкә өйрәтә торган әдәбиятыбызның гәүдәләнеше бит инде ул! Татар язучысы – татар теленең, әдәбиятының, үзгә бер культурасының чагылышы.

Оешкан вакытта Язучылар берлегенең төп функциясе профсоюз булу, язучыларны ил белән якты киләчәккә алып бару булган. Бер яктан караганда, без соңгы 30 елда аның төп функциясен аңлап бетермибез дә кебек. Әмма Татарстан бу модельне саклады, быелдан ул федерация күләмендә кайтырга тора. Ил Президенты ярдәмчесе Россия язучылар берлекләренең иң абруйлысы рәисе итеп сайланды. Димәк, бу модельгә без кайтачакбыз. Федерация күләмендә язучыларга өстәмә дәүләт программалары рәвешендә буламы ул, дәүләт заказымы – алар кайтачак.

(«Татарстан Язучылар берлеге рәисе нинди булырга тиеш?» темасына матбугат очрашуында әйтелгәннәрдән)

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү