Яшел Үзән шәһәренең “Җәмигъ” мәчете каршында Каюм Насыйри исемендәге рухи-агарту үзәге (полилингваль мәктәп) сафка басачак. Татарстанда моңа кадәр тиңе булмаган мәктәпкә узган елның сентябрендә нигез салынган иде. Әлеге вакытта биредә төзелеш эшләре бара, уку йортын исә киләсе елда төзеп бетерергә ниятлиләр.
Журналистларны әлеге объект белән аның идея авторы – эшмәкәр, “Меценатлар” бизнес-җәмгыяте рәисе Ильяс Гыймадов таныштырды. 500 укучыга исәпләнгән бинаның мәйданы 4,9 мең кв метрны алып тора. Белем бирү дүрт телдә (татарча, русча, гарәпчә һәм инглизчә) алып барылачак. Моның өстенә укучылар өстәмә телләрне дә сайлап ала алачак. Әйтик, кытай яки испан телләрен.
– Мәчет каршында төзелә торган белем йортының үзенчәлеге шунда: монда дөньяви белемнәр белән бергә рухи гыйлем дә биреләчәк. Әлеге вакытта без иң яхшы программаларны өйрәнәбез. Балалар уникаль программа нигезендә белем алачак. 4-11 сыйныфтан соң малайлар һәм кызлар аерым укыячак. Шулай ук сәламәтлеккә, әхлакый тәрбия һәм икътисадый белемгә дә зур игътибар күрсәтеләчәк. Моннан тыш, укучылар Азан тавышын ишетәчәк һәм биш вакыт намазны мәчеткә кереп укый алачак, — диде Ильяс Гыймадов.
Биредә Яшел Үзән шәһәре балаларына гына түгел, ә бөтен республикадан килүчеләргә дә укырга мөмкинлек тудырачаклар. Киләчәктә интернатта яшәп уку мөмкинлеге дә карала. Шулай ук укытучыларны да торак белән тәэмин итү ниятләре бар.
Әлеге бина төзелеше белән район башлыгы Михаил Афанасьев та кызыксынып тора. Ул әлеге уку йортына мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатихасын бирүен дә әйтте.
— Эшләр бара, барысы да яхшы. Проектның тормышка ашачагына шигебез юк. Без дә кулыбыздан килгәнчә булышачакбыз, — диде ул.
“Җәмигъ” мәчетенең имам-хатыйбы Илдар Гатауллин мондый мәктәп төзү идеясе белән күптәннән янып яшәгән булган. Вакыты менә хәзер суккан, күрәсең.
— Монда намаз укыган чакта, Мәккәгә барган саен: “Шушы мәктәпне башкарып чыгарга хәерле бәндәләр бирсәң иде”, — дип сорый идем. Узган ел Ильяс әфәнде мәчет янындагы чишмәне карарга килде. Әлеге территорияне күргәч: “Монда нәрсә булачак?” – дип сорады. Мин үземнең күптәнге идеямне һәм хыялымны сөйләп биргәч, ул кызыксынып китте. Һәм булышырга вәгъдә бирде. Без исә аңа ышанып тәвәкәлләдек, – диде Илдар хәзрәт.
— Чыннан да, минем эшмәкәрләр белән бергә мәчетләр төзү тәҗрибәм бар. Ә проект бик кызыклы һәм зур тоелды. Үзем өчен дә яңалык, яңа мөмкинлекләр, чөнки мондый форматта һәм масштабта бу – республикада беренче, — диде Ильяс әфәнде.
Идея авторлары әйтүенчә, мәктәп белән кызыксынучылар инде хәзер үк бар. Проектның төп волонтеры сүзләренчә, мәктәп 720 млн сумга төшәчәк. Акчаларны исә хәйриячеләр, эшмәкәрләр, халык белән бергәләп җыярга ниятлилләр. Теләге һәм мөмкинлеге булган һәркем әлеге проектка үз өлешен кертә ала.
– Мәктәп эшчәнлеге бүгенге белән генә чикләнми, ул берничә гасырга җитәчәк. Бу халык, өммәт мәктәбе. Монда һәркем үз өлешен кертә алачак. Билгеле, биредә уку түләүле булачак. Чөнки без иң яхшы укытучыларны җәлеп итәргә телибез, ә аларның хезмәтләре яхшы бәяләнергә тиеш. Билгеле, укучылар да мәктәпкә сайлап алу юлы белән генә керә алачак, — диде Ильяс Гыймадов.
Мәктәп төзелешә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен реквизитлар:
Ак Барс банкы
карта номеры: 4244 3881 2908 6218
Түләү җибәргәндә “пожертвование на строительство школы при мечети “Джамиг” дип язарга онытмагыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat