«Хыялланган идем»: Татарстан егет-кызлары Байконурда якташларын галәмгә озатты

Татарстанда 12 апрель – беренче космонавт Юрий Гагарин галәмгә очкан көнне ел саен зур әзерлек белән билгеләп үтәләр. Бу юлы ул бигрәк тә ватандашыбыз, Бөгелмә егете Сергей Рыжиковның өченче тапкыр космоска күтәрелүе белән истә калыр, мөгаен. Республикадан Байконурга барган делегация 8 апрель көнне якташыбыз утырган «Союз МС-27» космик кораблен үз күзләре белән озатып калды. Бу старт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Корабльнең бортында – Россия космонавтлары Сергей Рыжиков белән Алексей Зубрицкий һәм NASA астронавты Джонни Ким.

«Союз МС-27» экипажны Халыкара космик станциягә имин генә илтеп җиткерде. Космонавтлар анда 9 декабрьгә кадәр булып, 50 фәнни тәҗрибә үткәрергә тиешләр. Бу вакыйга космодромда күзәтүчеләр саны буенча да рекорд куйды. Үз күзләре белән күрергә дип, Баконурга ике мең ярым кеше килде. Алар арасында Татарстаннан 27 егет һәм кыз да бар иде. Делегация составында – астрономия, химия, физика, математика, биология һәм башка төгәл фәннәр буенча Бөтенроссия бәйгеләрендә, «Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләр, «Сәләт», «Җиһангирлар» хәрәкәтләре активистлары, шулай ук фәнни, иҗади, спорт ярышларында зур уңышларга ирешүчеләр.

«Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов әйтүенчә, соңгы елларда «Байконур» космодромында туристик һәм өйрәнү программалары еш үткәрелә. Аңлашыла ки, космик ракеталар очарга тиешле көннәрдә туристларның саны күпкә арта.

— Хәрби шәһәрчек булган Байконур дөнья күләмендәге космик шәһәргә әверелә, — ди Хәлил Шәйхнурович. — Корабль очып китәр алдыннан урамнарда, рестораннарда, кафеларда төн буена музыка тынып тормады. Мондый күренешне гадәттә футбол буенча дөнья чемпионатларында яки Олимпия уеннарында күзәтергә була иде. Кунаклар бик күп җирләрдән – Себердән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, шулай ук Казахстаннан, АКШтан һәм башка шәһәрләрдән,  илләрдән килгән иде. Бу мизгелдә күңелдә пәйда булган хисләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Бәхет, сөенеч, илебез өчен горурлык – кыскасы , күздән яшь чыгарырлык күренеш.

Хәлил Шәйхнурович Байконурга бару турында күптән уйлап йөрсә дә, бу сәяхәтне Татарстанда туып үскән бердәнбер космонавт Сергей Рыжиковның очышына туры китерә, чөнки ул аның белән 2013 елдан бирле дустанә мөнәсәбәттә.

— Без Сергей белән күбесенчә интернет аша аралашабыз. 2023 елның 1 июнендә очрашкан идек. Ул Балаларны яклау көне уңаеннан Казанга мәктәп укучылары белән очрашырга килде. Шул ук елның 28 сентябрендә Звездный шәһәрендә кабат күрештек. Ул вакытта “Җиһангирлар паркы”н төзүчеләр һәм балалар белән Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгенә бардык. Туган җире Бөгелмәгә Сергей Рыжиков еш кайта. Бу вакытта без аны гадәттә борчымаска тырышабыз”, – ди ул.

 

 

Хәлил Шәйхнурович үзе дә 1982-1984 елларда Байконурда хезмәт иткән. «Энергия-Буран» ракета-космик системасы өчен комплекс төзелешендә катнашкан.

— Байконурга барырга күптән хыялланган идем, — ди ул бу җәһәттән. – Тик, күрәсез, бары тик 41 елдан соң гына тормышка ашыра алдым. Форсаттан файдаланып шунысын да әйтим: быел 2 июньдә легендар космодром төзелгәнгә 70 ел була. Әлбәттә инде, сәяхәтне әзерләгәндә әлеге юбилейны да искә алган идек.

Быел Космонавтика көне уңаеннан Казандагы барлык мәктәпләрдә дә Гагарин көне билгеләп үтелә. Ә16 апрельдә Идел буе районындагы «Галактика» белем бирү үзәге – 35 нче лицейда җиһангирларның гомумшәһәр фестивале үткәрелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү