Көннәр җылынып, җәйгә аяк баскан чорда имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары арта. Эссе көндә ризык белән агулануың да тиз. Бәла – аяк астында, кыскасы. Бүгенге сәхифәбездә җәй көне бәлагә тарыган кешегә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен искә төшерергә булдык.
Ризык белән агулану
Агуланган кешенең иң элек ашказанын юдырырга кирәк. Моның өчен аңа рәттән ике стакан су эчертеп костыралар. Аннары аңа 10 килограмм гәүдә авырлыгына бер төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчертәләр. Эч йомшарта торган дару, клизма ясау да ярдәм итәчәк. Агуланганда организм бик күп су югалта. Шуңа күрә кешенең хәле бераз уңайлангач, аңа мөмкин кадәр күп итеп чиста су эчертергә кирәк. Газы чыгарылган минераль су да эчәргә мөмкин. Полисорб кебек сорбентлар да ярдәм итәчәк. Берничә көн дәвамында диета саклап, җиңелчә тукланырга да туры киләчәк. Ризык белән агуланган кешегә ашказанын, эчәкләрне ярсыта тора ризыклар ашаудан тыелып торырга кирәк. Бу чорда боткалар, майсыз шулпа, куе чәй эчү, сохари ашап тору хәерле.
Сөяк сыну
Башта сынган урынга кул астындагы таяк, такта яки эре ботаклар ярдәмендә шин салыгыз. Имгәнгән әгъза мөмкин кадәр азрак хәрәкәтләнерлек булсын. Аннары шин ике күрше буынны эләктерерлек итеп, сынган кул-аякны яулык, шарф, каеш ярдәмендә бәйләгез. Әйтик, балтыр сөякләре сынса, шинны тез һәм балтыр-табан буыннары эләгерлек итеп салырга кирәк. Болай эшләгәндә алар хәрәкәтсез булачак, сөяк сыныклары, урыннарыннан күчеп, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтли алмаячак. Ботка шин салганда, аеруча игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якын-тирәдә шинга аз гына булса да охшаган берни дә юк икән, җәрәхәтләнгән аякны бинт ярдәмендә сәламәт аякка бәйләп куегыз. Иңбаш сөяге сынган вакытта кулны гәүдәгә бәйләп кую киңәш ителә. Шуннан соң гына зыян күрүчене, машинага утыртып, хастаханәгә озатырга мөмкин.
Пешү
Пешкән урынга иң элек салкын әйбер куярга кирәк. Аны краннан аккан салкын су астында тотсаң да була. Суык җылылыкның көчен киметә, пешкән урынга җәелергә ирек бирми. Пешкән урынга махсус мазь сөртү дә файдага гына булачак. Каш ясыйм дип күз чыгармас өчен, халык медицинасында тәкъдим ителгән төнәтмәләрне сөртергә, төрле үлән яфраклары куеп торырга ярамый. Юкса ярага инфекция эләгүе бар. Яралы урынга майлар сөртү дә тыела. Җәрәхәт җитди булганда, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез.
Кул, бармак киселү
Киселгән урын артык тирән булмаса, иң элек аны салкынча су белән юып алырга кирәк. Алга таба яраның кырыйларын (яраның үзен түгел!) хлоргексидин, водород перекисе, йод яки яшел су (зеленка) белән эшкәртегез. Аннары яра өстенә пластырь ябыштыру яхшы.
Суга бату
Суга батканда, кеше, куркудан, кул астында булган теләсә кайсы әйбергә тотынырга тырыша. Андый чакта кул астына коткаручы эләксә, икегезнең дә гомеренә куркыныч яный дигән сүз. Шуңа күрә суга батучы янына арттан йөзеп килеп, аны чәченнән яки култык астыннан эләктереп алырга кирәк. Алга таба аның йөзен өскә каратып, яр кырыена алып чыгу зарур. Суга батучының сулышы сизелмәсә, тиз арада аркасына яткырып, йөрәгенә массаж ясагыз. Үз аңында булган очракта, юеш киемнәрен салдырып, коры киемнәр киертергә, җылы чәй эчерергә кирәк.
Эссе сугу
Хәле начарланган кешене иң элек тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгыгыз. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су сибегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай турысына салкын суда чылатылган чүпрәк куегыз. Аңында булса, авыруга күп итеп су эчертегез. Күңеле болгана башласа, аны яны белән яткырыгыз. Бармакка бинт урап, авыз куышлыгын чистартыгыз. Косык үпкәгә эләгергә тиеш түгел. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртына манчылган мамык иснәтеп, аңына китерергә кирәк. Кешенең сулышы тоемланмаса, йөрәк тибеше сизелмәсә, йөрәккә массаж ясарга һәм ясалма сулыш алдырырга кирәк. Авыруга үзегез генә ярдәм итә алуыгызга шикләнсәгез, кичекмәстән табиб чакырыгыз. Кечкенә балага эссе сукса; зыян күрүченең тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелсә; кеше берничә минут дәвамында аңсыз ятса, авыр суласа; борыныннан кан китеп, 5 минут эчендә туктамаса, иң беренче чиратта табиб чакырырга кирәк.
Бал корты чагу
Корт чакканда иң беренче эш итеп, энәсен чыгарып, яра урынын эшкәртергә кирәк. Корт агуына аллергиясе булган кешене иң элек чалкан яткырып, бүлмәне җилләтергә, буылса, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кортның энәсен пинцет ярдәмендә алырга, шул урынга боз куеп торырга яки спирт катнашмасы белән эшкәртергә, антигистамин дару эчәргә, преднизолон мазен сыларга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat