Әлеге фикерне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Заманча сәясәт проблемаларын тикшерү институты директоры Антон Орлов тәкъдим иткән.
Соңгы өч елда Россия халкының 15 проценты профессиональ һәм «эмоциональ яну» кичергән. 13 миллион кеше дигән сүз бу. 2019 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «эмоциональ яну»ны авыру дип таныды һәм аны халыкара авырулар исемлегенә кертте. Бу халәткә арыганлык, ярсучанлык хас. Мондый кеше бөтен дөньяга үпкә саклый, бер эштән дә тәм тапмый. Табиб һәм шәфкать туташлары, хоспис һәм картлар йортлары хезмәткәрләре, кайбер IT белгечләр әлеге халәтне ешрак кичерә, дип саный тәкъдим авторы.
Эштән аруның төп сәбәбе – озакка сузылган стресс. Шуңа күрә кешенең эшләргә генә түгел, ә гадәти тормыш алып барырга да көче калмый. Бу халәттән котылуның бердәнбер юлы – өстәмә ял, билгеле. Әмма ялга чыгуның да шарты бар: моның өчен белгечтән эшченең халәтен раслаган белешмә сорала. Аны алыр өчен табибка чират торасы, тикшеренәсе… Өстәмә мәшәкать, кыскасы. Шуны исәпкә алыпмы, Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб кешегә мондый ял бирүне тәнкыйтьләп чыккан. «28 көнлек түләүле ялга тагын 7 көн өстәү икътисадка сугачак һәм эш бирүчеләргә дә, эшчеләргә дә авыргарак туры киләчәк», – ди ул. Сәясәтчеләр сүзен ишеттек, ә гади халык бу хакта ни уйлый? Аларга өстәмә ял кирәкме?
Вадим Зиннәтуллин (исеме үзгәртелде) Казанның 1 нче бала тудыру йортында акушер-гинеколог булып эшли. «Өчәр тәүлек буе эштән өйгә кайтмаган чакларым була», – дип сөйли ул.
– Акушер-гинекологның эш күләмен санап, ачыклап бетереп булмый. Көнгә ничә хатын-кызның бала табарга киләчәген алдан белеп булмый бит, – ди табиб.
Вадим инде 15 елдан артык шушы өлкәдә хезмәт куя. Үз эшенең авырлыгын үзе генә белә ул. Читтән караганда гына җиңел бит. Берничә хатын-кызның тулгагы берьюлы башланган вакытлар да була. Бер тәүлектә 13–14 хатын-кызны бәхетле әни иткән очраклары да булган табибның.
– Табиблар телендә «мул уңыш елы» дигән кызык төшенчә бар. Бу бакча уңышы дигән сүз түгел, ә балаларга бай ел дигән мәгънәдә кулланыла. Кайбер айларда бер акушер-гинеколог 200 дән артык хатын-кызга бала табарга ярдәм итә. Татарстан буенча гына исәпләсәк тә, зур саннар чыга. Ә бөтен ил буйлап санасак… исең-акылың китәр, – ди табиб үзләренең эш күләме турында.
Соңгы берничә елда килешү буенча бала табу очраклары артты. Бу – билгеле бер табиб белән килешү төзү дигән сүз. Табиб хатын-кыз йөклелегенең 37 нче атнасыннан алып, бала тапканчыга кадәр аның сәламәтлеге турында кайгырта, аңа ярдәм итә. Булачак ана үзен начар хис итә башласа, сораулары булса, килешү төзегән табиб белән киңәшләшә, аның фикерен ишетә ала.
– Килешү төзүчеләр аеруча күп. Бала табу – катлаулы процесс. Әйткәнемчә, аның кайчан һәм ничек үтәчәген белеп булмый. Хәзер бала табуның якынча көнен белергә мөмкин булса да, бала туачак көнен үзе сайлый. Шуңа күрә бер акушер сменасында гына да 15 шәр бала дөньяга аваз салырга мөмкин. Әгәр шул 15 хатын-кызның һәрберсе белән килешү төзелгән булса, һәркайсына да ярдәм итәргә, һәркайсының хәленә керергә бурычлы без. Монда синең төшенкелеккә бирелүең, арыган булуың беркем өчен дә мөһим түгел, – ди ул.
Бала тудырырга булышучы гади табиб кына түгел. Бала тудыру вакытында ул психолог та, укытучы да, алдан фаразлаучы да булырга тиеш. Шуңа күрә Вадим мондый вазыйфаны һәркем башкара алмый дип саный.
– Мондый эштә һәркем эшли алмый дип уйлыйм мин. Акчасы күп дип, ябышып ята торган эш түгел. Хәер, үз эшеңне яратмасаң, андыенда да хезмәт куеп булмыйдыр. Эштә төшенкелеккә бирелгән юк, ләкин арып-талып өйгә кайтып яткан көннәр күп. Шуңа да карамастан, көч җыеп, яңа сменага елмаеп барам. Миңа калса, яратып башкарган эштән туеп та, арып та булмый. Ә яңалыкка килгәндә, безнең ил өчен отышлы тәкъдим бу дип санамыйм.
Балалар йортында эшләүчеләр дә – эштән аручылар исемлегендә. Белгечләр фикеренчә, алар ятимнәрнең уй-хисләрен үзләре аша үткәрә, шуңа да эштән ялыга. Көн саен бер манзара: балалар йортында тәрбияләнүче һәр көн күзләрен тәрәзәгә төбәп, кемдер килер дип өметләнә.
– Эшеннән ару, «яну» эштән тую дигән сүз түгел. Миңа калса, үзеңә артык зур максат куеп, шуңа ирешә алмау бу. Син эшеңне җиренә җиткереп башкарасың, ләкин башта куелган максатка ирешә алмыйсың. Һаман шул хакта уйлап йөреп, үзеңне ялыктыру ул, – дип аңлата психолог Айгөл Кәримова. – Мондый халәттә кеше бөтен энергиясен югалта һәм гади бурычларны да үтәүдән туктый.
– Әлеге халәтне арыганлыктан ничек аерырга? Бу халәтләр бер-берсенә бик охшаган кебек.
– Арыганлык хисе – «яну» симптомнарының берсе. Әгәр дә сез көн саен эштән арып кайтасыз, ләкин икенче көнне яңа көч белән эшкә барасыз икән, бу – гади арыганлык. Ә «яну» вакытында кеше арыганлык халәтеннән котыла алмый. Күпме ял итсә дә, аңа аз сыман тоела. Көне буе йокласа да, ул үзен бер минут тик тормаган кешедәй хис итәчәк.
– Әлеге халәттән ничек котылырга?
– Әгәр үзегездә арыганлык, физик һәм эмоциональ хәлсезлек, йокысызлык, ашауга битарафлык кебек билгеләр сизәсез икән, сезгә ял кирәк дигән сүз. Вакытны якыннарыгыз белән бергә үткәрегез, табигать кочагына чыгыгыз. Моннан да файда күрмисез икән, психологка мөрәҗәгать итегез. Белгеч белән даими рәвештә хәбәрләшү, аралашу, проблеманы хәл итәргә тырышу нәтиҗәлерәк булыр.
Рәйдә ФӘЕЗОВА
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat