1978 елның 9 февралендә Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. 2002 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.
1999 елдан – балалар бакчасында тәрбияче. 1999 елдан – «Өмет» газетасында тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, 2006 елдан – мөхәррир. 2008 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында әдәбият һәм мәдәният бүлеге әдәби хезмәткәре, бүлек мөдире, 2021 елдан – баш мөхәррир урынбасары.
Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре.
Айдар Фәйзрахмановның гомер һәм иҗат юлына багышланган «Юлын белгән арымас» (2022 ) китабының автор-төзүчесе һәм мөхәррире.