Сайлауның өченче көнендә «ТНВ» каналында «Гаилә белән сайлауга» дип исемләнгән телемарафон узачак. Ул 12 сәгать дәвам итәчәк.
Анда республиканың танылган гаиләләре, медиа-шәхесләр, татар эстрадасы «йолдыз»лары катнашачак. Моннан тыш телемарафон кысаларында «Яңалыклар» тапшыруының махсус чыгарылышы да күрсәтеләчәк. Телевизор караучылар игътибарына сайлау участогыннан репортаж, тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, мәдәни чаралардан трансляцияләр күрсәтеләчәк.