Көн буе компьютер каршында эшләүчеләр һәм телефоннарын кулларыннан төшермәүчеләргә күзне ял иттерү буенча түбәндәге күнегүләр файдага булыр.
- Сездән 20 метр чамасы ераклыктагы берәр әйбергә 20 секунд буе текәлеп карап торыгыз.
- Күзләрегезне йомыгыз һәм башта сәгать теле уңаена 4 тапкыр, аннары сәгать теле йөрешенә каршы 4 тапкыр әйләндерегез.
- Күзләрегезне йомган килеш аска һәм өскә карагандай итегез.
- 30 секунд чамасы күзегезне еш-еш ачып һәм йомып алыгыз.